Татар китабына яңа сулыш өрүче рәссамнар
Татарстан Милли музеенда «Татар әлифбасы рәссамнары: Шакирҗан Таһировтан башлап Әнвәр Сәйфетдиновка кадәр» дигән чара уза.
Анда катнашучылар төрле елларда китап бизәлеше өлкәсендә иҗат итеп, бай мәдәни мирас калдырган рәссамнар хакында да белеп китәр. Шакирҗан Таһиров, Фаик Таһиров, Байназар Әлминов, Иван Язынин, Тавил Хаҗиәхмәтов, Фәридә Хәсьянова, Әнвәр Сәйфетдинов кебек күренекле рәссам-графиклар хезмәтләре, эш алымнары белән танышырга мөмкин булыр. Илдә алфавитлар алмашынуы чоры (гарәп, латин, кириллица) шрифтларга гына түгел, китап бизәлешләренә, төсләр гаммасына, композицион чишелешләргә, стилистикага да йогынты ясаган. Шуңа да әлеге рәссамнар чын сәнгать әсәрләре иҗат итүчеләргә тиң.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать белгече, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ольга Улемнова бу очрашуга килүчеләргә китап иллюстрацияләре, бер гасыр дәвамында татар уку китабының йөзе ничек үзгәрүе белән дә таныштырыр. Педагогика тарихы һәм рәсем сәнгате белән кызыксынучы һәркем очрашуда үзенә зур мәдәни багаж туплый алачак. Чара Татарстан Милли музеенда 30 июньдә 18.30 сәгатьтә башлана.
Альберт САБИР





Комментарийлар