26 июнь 2026 яңалыклары
-
Елан агуы
Җәй кояшлы көннәр, җиләкле аланнар, мул җимешле бакчалар гына түгел. Бу ел фасылында һәркемне сагайтырлык нәрсәләр бар. Ул да булса – елан, талпан һәм тычкан. Белгечләр бу хайваннар аркылы йогарга мөмкин чирләр турында кисәтә.
-
Шоплифтинг ‒ кибет караклары
Шоплифтинг – кибеттән әйберне түләми алып чыгып китү, ягъни урлауны аңлата. 2024 елда бу терминга икенче бер тренд – «Уходем» дигәне дә өстәлде. Яшүсмерләр башлыча азык-төлек кибетеннән ризык яисә канцелярия товарларын урлый һәм бу гамәлләрен телефонга төшерә, шунда ук хокук бозулары турында видеоларын интернеттагы ябык төркемнәргә юллый. Бу санда угрылыкның яңа төре – шоплифтинг турында сөйләшәбез.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда беренче тапкыр бер үк вакытта «Дрон Экспо» һәм «АгроВолга» күргәзмәләре узачак
8–10 июльдә Казанның «Казань Экспо» үзәгендә халыкара «Дрон Экспо 2026» күргәзмә-форумы узачак. Чарада Россия, Беларусь, Кытай һәм башка илләрдән 200дән артык компания пилотсыз авиация системалары (БАС) өлкәсендәге яңа эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
-
Дүрт маршрут – дүрт төркем өчен махсус программа
2026 елның 24 июнендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәгариф хезмәткәре – методистлар, мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ассоциация вәкилләре – Арча җиренә милли мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен җыелды. Август конференциясе секция утырышының төп темасы – «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсенә багышланды.
-
География буенча бердәм дәреслек
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия» Милли үзәгендә узган география укытучылары һәм профиль югары уку йортлары студентлары форумының пленар утырышында география буенча бердәм дәүләт дәреслеген кертү планнары турында белдерде. Ул 2028 елның 1 сентябреннән этаплы рәвештә гамәлгә керәчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Татар кызы – 2026» җиңүчесе Балтачтан
23 июньдә Әлмәтнең «Нефтьче» боз сараенда «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең финалы узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татар китабына яңа сулыш өрүче рәссамнар
Татарстан Милли музеенда «Татар әлифбасы рәссамнары: Шакирҗан Таһировтан башлап Әнвәр Сәйфетдиновка кадәр» дигән чара уза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә хәрби әзерлекне арттыралар
Россия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлекне ике тапкырга арттырырга җыеналар.
-
«Башламау мөһим!»
Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында тәмәке тартуга һәм вейпингка каршы көрәш буенча федераль социаль программа старт алды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яшьләр «УРАМ» экстрим-паркына җыела
27 июньдә, Яшьләр көне уңаеннан укучы һәм эшләүче яшьләр бер урынга – Казандагы «УРАМ» экстрим-паркына җыелачак. Очрашу «Хыял», «Горурлык», «Бердәмлек» шигаре астында уза.




