Казанда беренче тапкыр бер үк вакытта «Дрон Экспо» һәм «АгроВолга» күргәзмәләре узачак
8–10 июльдә Казанның «Казань Экспо» үзәгендә халыкара «Дрон Экспо 2026» күргәзмә-форумы узачак. Чарада Россия, Беларусь, Кытай һәм башка илләрдән 200дән артык компания пилотсыз авиация системалары (БАС) өлкәсендәге яңа эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
Форумның төп темасы – пилотсыз аппаратларны һава, җир һәм су өчен уртак инфраструктурага берләштерү. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Минниханов билгеләп үткәнчә, республика өчен бу технологияләр комплекслы карала.
Сәнәгать, нефть-газ, энергетика, авыл хуҗалыгы һәм логистика өлкәләрендә пилотсыз системаларга сорау арта. «Дрон Экспо» «АгроВолга» күргәзмәсе белән бергә үткәреләчәк, бу авыл хуҗалыгында дроннар куллануны аерым гамәли карарга мөмкинлек бирәчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материалы буенча





Комментарийлар