Елан агуы
Җәй кояшлы көннәр, җиләкле аланнар, мул җимешле бакчалар гына түгел. Бу ел фасылында һәркемне сагайтырлык нәрсәләр бар. Ул да булса – елан, талпан һәм тычкан. Белгечләр бу хайваннар аркылы йогарга мөмкин чирләр турында кисәтә.
Алия НАСЫЙБУЛЛИНА,
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агулану бүлеге мөдире:
Елан агуы
Алия НАСЫЙБУЛЛИНА,
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агулану бүлеге мөдире:
– Елан тешләү билгеләре аның тәннең кайсы өлешен зарарлавына бәйле. Әгәр агулы елан кешенең аягын тешләсә, бу очракта ул тиз шешәчәк, гиперемия күренеше барлыкка килә, ягъни ул урын кайнар була. Елан тешләгән урында ике теш урынын эзләмәгез, гадәттә алар тартыла һәм күзгә күренми, әмма еш кына бер тишек булырга мөмкин. Елан үзенә куркыныч янаганда гына һөҗүм итә. Шуңа да табигатьтә булганда, шулай ук зиратта, бакчада, паркларда бик игътибарлы булырга кирәк. Бакчада эшләгәндә кулларны саклагыз.
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ. Тешләнгән урынны чиста чүпрәк яки салфетка белән эшкәртергә була. Бу вакытта даими су эчү мәҗбүри. Әлеге чара шешүне киметү һәм кан басымы түбәнәймәсен өчен кирәк. Соңгысы – кеше гомеренә куркыныч яный дигән сүз. Елан тешләгән урынны мөмкин кадәр тынычлыкта тоту, селкетмәү мөһим, юкса шешү артачак кына. Беренче ярдәм алу белән тиз арада якындагы медицина пунктына мөрәҗәгать итегез яки ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Елан агуы ‒ башка хайваннарныкы кебек үк биологик агу, ул көчле аллергия барлыкка китерә торган аксымнан тора. Кайбер кешеләр елан тешләгән урынны кисеп, агуын суырып чыгарырга була дип исәпли. Әмма бездә иң еш тешли торган елан – кара еланның агуы кеше организмына кан юллары аша түгел, лимфалардан үтеп керә. Шуңа аны суырып чыгару нәтиҗә бирми, бу вакыт уздыру гына. Әлеге елан агуы кешенең нерв системасын параличламый, ягъни тешләгәннән соң ярдәм күрсәтү өчен вакыт бар, әмма ул 2–3 сәгатьтән артмый. Эссе һава торышында, шешү көчәю сәбәпле, бу вакыт кыскарырга да мөмкин.
Нишләргә ярамый?
! Җәрәхәт урынына жгут салырга.
! Мөстәкыйль рәвештә елан агуына каршы препаратлар кулланырга.
! Тешләгән урынны кисәргә, аңа салкын әйбер куярга.
! Алкоголь эчемлекләр кулланырга.
ГМ-КИҢӘШ
Еланнан саклану өчен:
* Урманга, елан булу ихтималы булган урынга барганда, ябык аяк киеме һәм озын чалбар киегез.
* Куе, озын чирәмле урыннарны читләтеп үтәргә тырышыгыз яки сукмакны таяк белән чистартып барыгыз.
* Кискен хәрәкәтләрдән сакланыгыз. Еланга очрасагыз, акрын гына артка чигенегез, тавышланмагыз.
* Тәүлекнең караңгы вакытында аеруча сак булырга кирәк, күпчелек еланнар төнлә аеруча актив.
* Үзегез белән су һәм кечкенә аптечка йөртегез.





Комментарийлар