Республикада туган телләрдә белем бирүче иң яхшы педагоглар билгеле
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында туган телләрдә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар арасында үткәрелгән республика конкурсының йомгаклары ясалды. Чара Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны ярдәмләү максатыннан оештырыла.
Быел конкурска барлыгы 156 гариза килгән. Алар арасында балалар бакчаларында татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә белем бирүче тәрбиячеләр катнашкан.
Жюри карары буенча, 100 педагог җиңүче дип табылды. Аларның һәркайсына үз проектларын тормышка ашыру өчен 50 мең сум күләмендә грант тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез һәм аларга туган телләрне саклау юлындагы игелекле эшләрендә уңышлар телибез!
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар