Биләрдә «Һөнәрләр Биләр Форум» сменасы старт алды
Чара 15–21 июль көннәрендә уза.
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» (Ремесла/Junior Skills) старт алды.
Форум программасы алты төп юнәлешне берләштерә: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, тамырлар, экология һәм лидерлык. Аларның һәркайсы катнашучыларның сәләтләрен ачуга, практик күнекмәләрен үстерүгә һәм киләчәк һөнәрләр белән танышуга юнәлдерелгән.
Һәр юнәлеш буенча махсус лабораторияләр эшли. «Иҗат» юнәлешендә яшьләр «Бию», «Театр» һәм «Музыка» лабораторияләрендә тәҗрибәле остазлар белән татар телендә иҗади проектлар әзерли. Аларның нәтиҗәләре форумның ябылу көнендәге гала-концертта тәкъдим ителәчәк.
«Медиа» юнәлеше «Видео» һәм «Нейрочелтәрләр» лабораторияләрен үз эченә ала. Беренчесендә катнашучылар социаль челтәрләр, блоглар, репортажлар һәм туры эфирлар өчен контент җитештерү серләренә төшенә. Икенчесендә исә ясалма фәһем сервислары ярдәмендә аудио-, видео- һәм график контент булдыру күнекмәләре үзләштерелә. Лабораторияләрдә әзерләнгән эшләр форум мәйданчыгындагы күргәзмәдә урын алачак.
«Биләр. Тамырлар» юнәлеше өч лабораториядән тора. «Археология» лабораториясендә катнашучылар А.Х. Халиков исемендәге Археология институты галимнәре җитәкчелегендә Биләр шәһәрлегендәге археологик казуларда катнашачак, табылдыклар белән эшләү алымнарын өйрәнәчәк. «Тарих» лабораториясе Идел Болгары, Биләр, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихына багышланган интерактив дәресләр тәкъдим итә. Ә «Рувики» мәйданчыгында яшьләр энциклопедик мәкаләләр язу, чыганаклар белән эшләү һәм вики-мөхәррирләү нигезләрен үзләштерәчәк.
«Лидерлык» юнәлеше муниципаль квоталар буенча килгән Сәләт клублары һәм «Сәләт-Адымнар» сыйныфлары вәкилләрен берләштерә. Биредә командада эшләү, проектлар белән идарә итү һәм лидерлык күнекмәләрен үстерүгә басым ясала.
Экология юнәлешендә ике лаборатория эшләячәк. «Пластик» лабораториясендә эшкәртелгән материаллардан аксессуарлар һәм декоратив эшләнмәләр ясалачак. «Тукымалар» лабораториясе исә экопринт, киемне яңарту һәм тукымаларны кабат куллану алымнарына багышлана.
Форум дәвамында остаханәләр, ачык лекцияләр, воркшоплар һәм Татарстан белән Россиянең әйдәп баручы белгечләре катнашындагы очрашулар узачак. Программага гамәли иҗат, милли дизайн, спорт ярышлары, мәдәни кичәләр һәм «ЭкоСәләт» махсус проекты да кертелгән.
Биләргә килә алмаган яшьләр өчен «Җанлы Сәләт» студиясе эшләвен дәвам итә. Форум вакыйгалары «Сәләт»нең ВКонтактедагы рәсми битләрендә туры эфирда күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Сәләт» үзәге матбугат хезмәте.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Фото: «Сәләт» үзәге матбугат хезмәте





Комментарийлар