Шоплифтинг ‒ кибет караклары
Шоплифтинг – кибеттән әйберне түләми алып чыгып китү, ягъни урлауны аңлата. 2024 елда бу терминга икенче бер тренд – «Уходем» дигәне дә өстәлде. Яшүсмерләр башлыча азык-төлек кибетеннән ризык яисә канцелярия товарларын урлый һәм бу гамәлләрен телефонга төшерә, шунда ук хокук бозулары турында видеоларын интернеттагы ябык төркемнәргә юллый. Бу санда угрылыкның яңа төре – шоплифтинг турында сөйләшәбез.
Гөлия КӘЛИМУЛЛИНА,
юрист, медиатор, балалар һәм яшүсмерләр өчен тренинглар авторы, белем бирү оешмаларында дуслаштыру хезмәте белгече
Уеннан уймак
Әлеге мәсьәлә турында сүз башлауга, тәҗрибәмдәге бер очракны искә аласым килә. Бу гаилә миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. 14 яшьлек яшүсмер кызлары яңа кроссовкалар турында хыяллана. Кибеткә кергәч, үзенә ошаган аяк киемен кия дә аның савытына үзенең киелгән аяк киемен салып куя.
Икенче бер очракта ике үсмер дус сәүдә үзәгенә юл тота. Нишләргә белми йөри торгач, берсенең башына кибеттән футболка урлау уе килә. Баксаң, ниятләре урлау да түгел, ә кызык ясау булган: караклык планын кору, консультантның игътибарын читкә юнәлтү, сакчы күрмәгәндә качу, бу «батырлык»ны дөньяга тарату.
Тәҗрибәмдә караклыкны изге эш дип санаучы яшүсмер дә булды хәтта. Аның фикеренчә, кибеттә әйберләр шактый кыйммәт, ә ул аларны урлап, бәясен күпкә киметеп сата икән...
Кызганыч, әмма үсмерләрнең кызык өчен кибеттән әйбер урлап чыгуы гадәти хәлгә әверелеп бара. Тик бу уен угрының кулыннан тотканчы гына. Чөнки әлеге гамәлләрнең барысы да – җинаять һәм аның өчен закон каршында җаваплылык каралган.
Җаваплылык
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 нче маддәсе нигезендә, урлау буенча җаваплылыкка 14 яшьтән соң тартырга мөмкиннәр. Әмма балаларга карата санкцияләр Җинаять кодексының 88 нче маддәсен («Балигъ булмаганнарга билгеләнә торган җәза төрләре») исәпкә алып билгеләнә. Бу нормалар «йомшаграк» һәм үсмерне шунда ук изоляцияләүне күздә тотмый: штраф (әгәр яшүсмернең мөстәкыйль кереме булса), мәҗбүри эшләр (160 сәгатькә кадәр), төзәтү эшләре (1 елга кадәр), ирекне чикләү (2 елга кадәр), иректән мәхрүм итү (аерым очракларда).
Урлау өчен административ җәза да билгеләнә ала. Әгәр урланган әйбернең хакы 1000 сумга кадәр икән, штраф күләме аның бәясеннән биш тапкыр күбрәк, әмма бер меңнән азрак була алмый. Әгәр урланган товар хакы 1000 алып 2500 сумга кадәр икән, штраф күләме шулай ук, әмма ул 3000 сумнан азрак булырга тиеш түгел. Кайбер очракларда административ кулга алу да билгеләнергә мөмкин. Әгәр зыян күләме 2500 сумнан күбрәк булса, угры җинаять җаваплылыгына тартыла, аңа 80 000 сум күләмендә штраф яки иректән мәхрүм итү куркынычы яный.
Әгәр балигъ булмаганнар бергәләп җинаять кылу турында алдан килешкән булса, аларның гамәлләре алдан сүз куешкан затлар төркеме тарафыннан кылынган дип таныла, бу җинаятьне катлауландыра.
Бала җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәсә, җәза ата-анага бирелә. РФ Гражданнар кодексының 1073 нче маддәсе буенча кече яшьтәге бала салган зыян өчен аның законлы вәкилләре җавап тота. Баланың үзен профилактик исәпкә бастыралар. Бу исә шактый вакыт мәктәп һәм полиция контроле астында яшәү дигән сүз.
Интернет «сабаклары»
Без көн дә куллана торган социаль челтәрләрдә, мәгълүм мессенджерларда оста угры булырга өйрәтә торган бихисап каналлар, төркемнәр бар. Аларда меңләгән бала «тәҗрибәле иптәшләреннән» урлау серләренә өйрәнә: шунда ук фотолар куела, сак кысаларын үтү өчен нишләргә кирәклеген аңлаталар (сумканың эчен фольга кәгазь белән төрү – шуларның берсе). Әти-әнисе авторитет булудан туктап торган чорда балалар өчен әнә шул деструктив төркем лидерлары баш булып куя да инде.
Психолог Алексей Зданович шоплифтингның нигезендә матди ихтыяҗ түгел, ә «психологик ачлык» ятарга мөмкин дип яза. Ягъни бала гаиләдә игътибар, кайгырту, мәхәббәт җитмәгәндә караклыкка барырга мөмкин. Өйдәге финанс кыенлыклар, аерылу, бәби туу да сәбәпче була ала. Ата-ана гаилә мәсьәләләрен чишкәндә бала икенче планга күчә, үзен эмоциональ яктан ташланган кебек хис итә башлый. Шул вакытта ул яшьтәшләренә елыша, аларга таяна башлый, арада исә төрлесе булырга мөмкин.
НИШЛӘРГӘ?
АҢЛАТЫРГА. Иң элек балага урлауның җитди җинаять икәнлеген аңлатырга, хөкем ителү аның киләчәгенә йогынты ясавына басым ясарга кирәк. Җәза төрләрен атагыз.
СӘБӘПЛӘРЕН АЧЫКЛАРГА. Яшүсмерне бу адымга нәрсә этәргән? Еш кына сәбәпләр исемлегендә адреналин уйнавы яки яшьтәшләреннән калышырга теләмәү, яраклашу ята. Әти-әнинең максаты ‒ бала кызыксынуларын кайгырту, аның энергиясен башка өлкәгә юнәлтү.
ҮЗБӘЯ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ. Еш кына караклык – кыюлыкны дәлилләү һәм игътибарны җәлеп итү. Балага әледән-әле аның гамәлләре түгел, ә иң элек үзе кадерле булуы турында әйтеп торыгыз.
ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ. Иң элек аның кемнәр белән аралашуын белергә кирәк. Интернет киңлекләрендә шоплифтинг кызыклы мавыгу буларак күрсәтелә, димәк, телефонда аралашу даирәсен күзәтеп торырга кирәк.
БАЛАГЫЗНЫ БАШКАЛАР БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРМАГЫЗ. Ул кирелек белән, ачудан төрле адымга барырга мөмкин.
БИТАРАФЛЫК КҮРСӘТМӘГЕЗ. Нәрсәне дә булса рөхсәтсез алу – ярамый торган гамәл. Аңлатулар кечкенәдән башланырга тиеш. Әгәр яшүсмер вак-төяк урласа, күрмәмешкә салышмагыз, урлау – уен эш түгел.





Комментарийлар