Логотип Магариф уку
Цитата:

География буенча бердәм дәреслек

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия» Милли үзәгендә узган география укытучылары һәм профиль югары уку йортлары студентлары форумының пленар утырышында география буенча бердәм дәүләт дәреслеген кертү планнары турында белдерде. Ул 2028 елның 1 сентябреннән этаплы рәвештә гамәлгә керәчәк.

Министр мәктәп укучыларының бу фәнгә кызыксынуы артуын билгеләп үтте. 2026 елда география буенча БДИ катнашучылар саны узган елга караганда 4 380 кешегә артып, 24 080 укучы тәшкил итте. Дәреслек Рус география җәмгыяте белән берлектә эшләнә һәм Россияне өйрәнүгә, шулай ук биология, физика, тарих һәм җәмгыять белеме белән фәннара бәйләнешләргә зур игътибар биреләчәк.

«Без география буенча яхшы белемнәр һәм фәнгә кызыксыну күрәбез – монда укытучыларның хезмәте зур, сезгә рәхмәт белдерәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте Сергей Кравцов форум катнашучыларына. Ул бердәм укыту программасы расланганын һәм яңа атласлар белән контур карталары өстендә эш алып барылуын да искәртте.

Чарада икенче Халыкара ачык география олимпиадасы (openGeo 2026) җиңүчеләрен дә билгеләделәр. Анда Россия җыелма командасы дүрт алтын һәм ике көмеш медаль яулаган иде.

Форумда барлык федераль округлардан 800дән артык кеше катнаша, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе дә бар. Аның составына Казан шәһәренең география укытучылары, Казан федераль университеты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессор-укытучылар составы вәкилләре керде.

ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча, Фото –  Россия Мәгърифәт министрлыгының Макс төркеменнән алынды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ