«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә Татарстан Рәисе стипендиясе тапшырылды
XXVI «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Татарстан Рәисенең махсус дәүләт стипендияләренә лаек булды.
Казанда XXVI «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә Татарстан Рәисенең махсус дәүләт стипендиясен тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева яшь талантларны җиңүләре белән котлап, аларга иҗади уңышлар, илһам һәм яңа казанышлар теләде.
Фестиваль җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре 21 нче тапкыр тапшырыла. Сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү традициясе Татарстанда 2006 елда башланган.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте





Комментарийлар