Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 48 меңнән артык укучы ТДИ тапшыра

2 июньдә Татарстанда төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) төп чоры башланды. Беренче имтихан математикадан.

Татарстанда ТДИның төп этабы старт алды. Имтихан кампаниясендә 48 меңнән артык укучы катнаша.

Имтиханнар 10:00 сәгатьтә башлана, дәвамлылыгы –  3 сәгать 55 минут.

Имтиханнарны оештыру өчен республикада 176 ТДИ пункты, 31 өйдә тапшыру пункты, 127 дәүләт чыгарылыш имтиханы пункты һәм бер медицина учреждениесендәге пункт эшли. Процесста 13 меңнән артык педагог катнаша.

Имтихан барышы офлайн-видеокүзәтү аша контрольдә тотыла. Шулай ук 225 җәмәгать күзәтчесе җәлеп ителгән.

Аттестат алу өчен математикадан ТДИда кимендә 8 балл җыярга кирәк, шул исәптән геометрия буенча кимендә 2 балл булырга тиеш. 

Нәтиҗәләрне укучылар үз мәктәпләрендә 2026 елның 17 июненә кадәр белә алачак.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ