17 ноябрь 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
9 сыйныф укучылары тарихтан телдән имтиханны үз мәктәпләрендә тапшырачак
9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан 2028 елның язында үзләре укыган мәктәптә узачак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.
-
Илсур Һадиуллин: «Мәктәптә тәртип булырга тиеш!»
Ел саен уку елы бер җайга салынгач, «Мәгариф» журналының ТР мәгариф һәм фән министры белән аралашуы күркәм йолага әйләнеп бара. Быел да очраштык без баш мөгаллим Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән. Укытучының абруе арту, хисап эшләре кимү, торак сертификатлары бирелү, грант, алгарыш программалары ярдәме һәм башка яңа һәм көн кадагында булган мәсьәләләр турында фикер алыштык. Сүзебез мөхтәрәм остаз Мирза Мәхмүтовны искә алудан башланды.
-
Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романында документальлек
Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова 1945 елның 17 октябрендә Аксубай районының Яңа Үзи авылында дөньяга килә. Язучының күпьеллык журналистик тәҗрибә, актив җәмәгатьчелек позициясе һәм татар халкының күренекле хатын-кызлары язмышына тирән кызыксыну аның төп сәнгать әсәре – «Язмыш җиле» романының концептуаль нигезен билгели.




