Гөлүсә ЗАКИРОВА автор яңалыклары
-
Кайту
Каләмдәшебез – журналист Радик Сабировның вакытсыз арабыздан китүенә бишенче ай... Үтә гомер дигәннәре. «Кичер безне, канәт, синең хакта ярты сүз дә язган юк әле», – дип, Хәсән Туфан сүзләре белән аның хакында берничә сагыну сүзен бәян итәргә телим. Беренчедән, без дуслар идек. Авыр чакта бер-беребезгә терәк булдык, рәнҗеп китмәгәндер. Икенчедән, аның вафатының 40 көненә «Радик Сабиров. Язмыш» дип исемләнгән (идея авторы Шамил Садыйков, төзүчесе Рәсимә Галиева) саллы китап дөнья күрде. 4 ай булган көннәрендә җәсәде иңдерелгән Яңа Үзи җирлегендәге Газиз Кашаф-Үзиле музеенда экспозиция ачылды. Бу вакыйгалар шаһиты да булдык. Чөнки ХӘТЕР яши. Аларда һәркемнең үзе белгән Радигы.
-
Илсур Һадиуллин: «Мәктәптә тәртип булырга тиеш!»
Ел саен уку елы бер җайга салынгач, «Мәгариф» журналының ТР мәгариф һәм фән министры белән аралашуы күркәм йолага әйләнеп бара. Быел да очраштык без баш мөгаллим Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән. Укытучының абруе арту, хисап эшләре кимү, торак сертификатлары бирелү, грант, алгарыш программалары ярдәме һәм башка яңа һәм көн кадагында булган мәсьәләләр турында фикер алыштык. Сүзебез мөхтәрәм остаз Мирза Мәхмүтовны искә алудан башланды.
-
Фәнзилә Биктимерова: «Балаларны яратмасаң, мәктәпкә якын килмә»
Туган ягында калып, гомер буе балалар укыткан, хезмәттәшләренә остаз булган үз эшенең осталарына рәхмәт сүзләрен гел әйтеп торсаң да аз кебек. Бүгенге героебыз – Кайбыч районы Олы Подберезье авылының Советлар Союзы Герое Андрей Евдокимович Кошкин исемендәге мәктәбе директоры, Россия халык мәгарифе отличнигы, югары квалификацияле җитәкче, Татарстанның халык укытучысы Фәнзилә Фәһим кызы Биктимерова. Сүзне үзенә бирик.
-
Камал театры сәхнәсендә 45 пар өйләнеште
Гаилә кору тантанасында Татарстанның һәр районыннан бер пар катнашты.
-
«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Бүген «XV Вәлиулла Якупов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында «Гаилә һәм мәктәп» журналының Россия ислам институты, ТР Диния нәзарәте белән берлектә үткәргән «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
Тәртибең үрнәк, эшләрең уңай булсын!
Укытучыларның традицион август киңәшмәсе быел Чаллыда – «Мастеровые» рус драма театры бинасында үтте. «Белем һәм тәрбия бирү: тарихи хәтердән – технологик лидерлыкка» дип исемләнгән пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых, мәгариф идарәләре, уку йортлары җитәкчеләре, мөгаллимнәр катнашты. Киңәшмә алдыннан урамда «Яр Чаллы шәһәре төзелеше системасы – мөмкинлекләр һәм үсеш территориясе» күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Фойеда исә республика мәгариф алгарышын тасвирлаган күргәзмә эшләде.
-
Сәйлүн илендә
Һинд океаны ярындагы утрау. Иксез-чиксез чәй плантацияләре, ананас, авокадо бакчалары, көннең теләсә кайсы вакытында ишеп китүче тропик яңгырлар һәм... беркая да ашыкмаган, бу дөньядан гармония табып яшәүче, шул энергияне сиңа да бүләк итүче кешеләре... Сәйлүн иле кайда дип сораганнарга, картада Һиндстанны табарга киңәш итәм. Менә шуннан соң Һинд океанында бер тамчы булып Шри-Ланка утравы урнашканын күрербез.
-
Мәһдиев нигезендә
Башлап язучы яшьләребез өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясе эшләве хакында язган идек инде. Чираттагы әдәби сәфәребез бик күп әдипләрнең бишеге булган – Арчага. Тәгаенләп языйм әле: Арчага, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәккә. Анда аның менә дигән музее эшли, туган нигезеннән яшәү сулышы бөркелә, кабере дә туган авылында.
-
Мәскәүдә X «Фәхретдин укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза
Бүген Мәскәүдә X «Фәхретдин укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшли.
-
Балык Бистәсенә әдәби сәфәр
Бу сәфәргә күптән чыгасы килеп йөри иде инде. Ниятләдек – Татарстанның халык шагыйре Равил ага Фәйзуллинның туган ягына – Балык Бистәсе районына юл тоттык без. Без дигәнем – «Яңа исем» әдәби мәктәбе шәкертләре һәм остазлары. Юлдаш итеп Татарстанның халык язучысы Вахит ага Имамовны да чакырдык.




