«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Бүген «XV Вәлиулла Якупов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында «Гаилә һәм мәктәп» журналының Россия ислам институты, ТР Диния нәзарәте белән берлектә үткәргән «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Мөселман мәгърифәтчесе Вәлиулла Якуповның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган әлеге чара Россия ислам институтының актлар залында үтте. Оештыручылар – ТР Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Конференцияне РИИ һәм КИУ ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләренә буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды. Традицион рәвештә башта Коръән аятьләре тыңланды.
ТР Диния нәзарәтеннән мөфти Камил Сәмигуллин сәламнәрен аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров җиткерде. ТР Рәисе хакимиятенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты киңәшчесе Әскәр Гатин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов фикерләре үтемле булды. Вәлиулла хәзрәт Якуповның фәнни һәм рухи мирасына багышланган чыгышлар остазлар һәм шәкертләр өчен дә файдалы булгандыр. Совет чорында динне кайтаруда зур эш башкарганын искә алып, күпләп китап бастыруны аерата искә алдылар: Вәлиулла хәзрәт чыгарган китаплар миллион тиражлар белән таралган чаклар бар иде бит. Аның идеяләре бүген дә актуаль, безнең төбәктәге мөселман өммште өчен зур эз калдырды, дип билгеләп үтте спикерлар.
«Таян Аллаһка!» бәйсенең Якупов укулары кысаларында үтүе очраклы түгел. Чөнки бәйгене заманында Вәлиулла Якупов гамәлгә керткән.
Быел икенче турга 50ләп автор үтте. Алар проза, публицистика һәм шигърият номинацияләрендә көч сынашты. Катнашучылар арасында яшьләр булуы сөендерә, студентлар, алар арасында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре дә бар. География зур: Әгерҗе, Балык бистәсе, Алабуга, Арча, Чистай, Яшел Үзән, Мөслим, Әтнә, Түбән Кама, Чаллы, Мамадыш районнары, Башкорстанның Борай һәм Краснокама районнары, Нефтекама шәһәрләре.
Менә алар җиңүчеләр:
«Шигърият» номинациясе:
1 нче урын – Нурисә Шамил кызы Мөхәммәтова(Башкортстан, Нефтекама)
2 нче урын – Рузилә Нуршәех кызы Дәүләтбаева (ТР, Әгерҗе)
3 нче урын – Лениза Минхуҗа кызы Фазлыева (ТР, Мамадыш)
«Проза» номинациясе:
1 нче урын – Миләүшә Әхмәт кызы Мостафина (ТР, Балык Бистәсе)
2 нче урын – Фатыйма Гомәр кызы Гыйльметдинова(Башкортстан, Борай)
3 нче урын – Илшат Винзел улы Билалов (ТР, Казан)
«Публицистика» номинациясе:
1 нче урын – Ринат Миннегаян улы Хәйруллин (ТР, Мамадыш)
2 нче урын – Иделия Мәннан кызы Мәхмүтова (ТР, Балык Бистәсе)
3 нче урын – Гөлнур Габделгазиз кызы Мөхәрләмова (ТР, Әтнә)
Махсус приз:
Хәбибә Дамир кызы Гыйниятуллина (ТР, Олы Кайбыч)
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Иң яхшы эшләр безнең сайтта һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларында урын алачак.
Илдар Таҗиев фотолары





Комментарийлар