Мәгариф автор яңалыклары
-
Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектын оештыручылар белән очрашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм «Ура, авылга!» проекты оештыручылары белән очрашты. Очрашу Лаеш районындагы «Идел» яшьләр үзәгендә узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә ясалма фәһем буенча яңа курс кертеләчәк
Россия мәктәпләрендә 2026/2027 уку елының икенче чирегеннән «Ясалма фәһем һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы» дигән дәрестән тыш курс укытыла башларга мөмкин. Бу тәкъдимне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хуплаган.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә кыңгырау урынына музыка яңгыраячак
Сентябрь аенда мәктәпләрдә төрле буыннарга таныш җырлар һәм хәзерге заман композицияләре яңгыраячак.
-
Казан укучылары робототехника буенча дөнья чемпионатында призлы урын яулады
6–9 августта Кытай башкаласы Пекинда робототехника буенча дөньяның иң дәрәҗәле ярышларының берсе — Robot-Challenge чемпионаты узды. Анда дистәләгән илдән яшь инженерлар катнашты. Татарстанны Казанның «Мейкерлык лабораториясе» (MakerLab) робототехника һәм технология иҗаты клубында шөгыльләнүче укучылар тәкъдим итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Йөз баллы нәтиҗә
Быел Татарстанда БДИда йөз баллы 470 нәтиҗә теркәлгән. Аларның 240 ы Казандагы мәктәп укучыларыныкы.
-
Әгерҗедә 500 урынлы яңа мәктәп ачыла
Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әгерҗенең мәктәп урамындагы 500 урынлы яңа мәктәпнең проект документациясенә туры килүен тикшерә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан районнарында август киңәшмәләре
Мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе тәмамланганнан соң, август киңәшмәләре шәһәрләр һәм районнар мәйданчыкларына күчте.
-
Казанда «Укытучы йорты» ачыла
Казанда яңа уку елы башында «Укытучы йорты» ачыла. Биредә укытучылар, тәрбиячеләр һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен төрле чаралар уздыру, яңа алымнар турында фикер алышу һәм һөнәри осталыкны үстерү мөмкинлеге булдырылачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Өстәмә белем бирүче яшь 80 педагогка 90 мең сум түләнәчәк
Татарстан Министрлар Кабинеты «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» түләве тәртибен раслады. Карар республика хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстаннан сигез студент Кытайга ясалма фәһемне өйрәнергә барачак
Татарстаннан сигез студент ясалма фәһем юнәлешләр буенча Кытай вузларында белем алачак.
-
Укучының тәртибенә куелган билге фәннәрдән алган билгеләренә тәэсир итмәячәк
Киләсе уку елыннан Россиянең кайбер мәктәпләрендә 2–8 нче сыйныф укучыларының тәртибенә билге куя башлаячаклар. Әмма бу билге баланың уку нәтиҗәләренә тәэсир итмәячәк.
-
Укучыларның көндәлек дәрес саны сыйныфка карап билгеләнә
Мәктәп укучыларының көндәлек дәрес саны сыйныфка карап билгеләнә. Бу таләпләр Россия Мәгариф министрлыгының методик киңәшләрендә күрсәтелгән.
-
Укучының дәрес әзерләү урынын дөрес итеп оештырабыз
Өйдә дәрес әзерләгәндә, баланың сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен, өстәл белән урындыкны дөрес сайлау һәм яктыртуга игътибар итү мөһим. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия кулланучылар хезмәте мәктәп укучылары өчен өйдә уңайлы шартлар тудыру буенча киңәшләр тәкъдим итте.
-
Төшләремә кергән Татфагым
Иии, җәмәгать, югары уку йортын тәмамлаганга 30 ел булса да, уку йортым, группадашларым, укытучыларым, тулай торагым әле дә төшләргә кереп йөдәтә. «Йөдәтә» дию дөрес булмас, мөгаен, яшьлеккә, иң кадерле елларга алып кайта.
-
Хөрмәтле Габдархак Габдрахман улы!
Бүген, 17 август көнне, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, 2003–2013 елларда «Мәгариф» журналында баш мөхәррир вазифаларын башкарган Шәмсетдинов Габдархак Габдрахман улы үзенең юбилеен билгеләп үтә.




