Туган тел – киләчәк нигезе
Тел – һәр халыкның иң зур байлыгы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Илебезнең, телебезнең язмышы иртәгә кемнәр кулына калачак? Нинди буын балалар үсеп килә? Бу сорауларга җавапны безнең лицеебызда туган тел һәм әдәбият дәресләрендә һәм бигрәк тә сыйныфтан тыш чараларда табарга була. Лицеебызда туган телебезне һәм әдәбиятыбызны үз эшләренә җаваплы караучы, татар телен тирән мәхәббәт белән яратучы мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр хезмәт куя.
Лилия ФӘСХЕТДИНОВА,
Әлмәт шәһәренең М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицееның
I квалификация категорияле татар теле укытучысы
Гөлназ НУРИЕВА,
Әлмәт шәһәренең М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицееның
I квалификация категорияле татар теле укытучысы
«Сәлам» ярдәмгә килә
Бүгенге көндә безнең белем йортыбызда да татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче төркемнәр өстенлек итә. Без дәресләребездә 1 нче сыйныфтан алып 11 нчегә кадәр «Сәлам» укыту-методик комплексыннан файдаланабыз. Дәреслекләр белән беррәттән, эш дәфтәрләрен дә актив куллану уңай нәтиҗә бирә. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: әлеге эш дәфтәрләрен һәр уку елында бөтен укучыларга да җитәрлек күләмдә лицей җитәкчелеге кайтарта. Моның өчен без директор Рөстәм Шакировка һәм милли эшләр буенча укыту мөдире Альберт Сәмигуллинга чиксез рәхмәтле.
Милли горурлык мәйданчыгы
Бүгенге заман баласын дәреслек белән генә кызыксындыру кыен. Лицеебызның туган тел укытучылары һәрвакыт эзләнүдә. Без үз дәресләребездә заманча технологияләр, интерактив уеннар, проект эшчәнлеген актив кулланырга тырышабыз. Дәресләр татар телен өйрәнү генә түгел, балаларда милли горурлык, фикерләү сәләтен үстерү мәйданчыгына әйләнә. Сәхнәләштерелгән өзекләр, шигъри минутлар аша укучылар классик әдәбиятыбызны күңелләреннән үткәрә.
Әлбәттә, туган тел укытучыларының эшчәнлеге дәрес кысалары белән генә чикләнми. Тел атналыклары, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Риза Фәхреддин кебек бөек шәхесләребезнең туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр, «Түгәрәк өстәл»ләр, «Шүрәле-Квест» – барысы да безнең, укучыларыбызның һәм әти-әниләребезнең уртак хезмәт җимеше. «Дөньякүләм әдәби марафон»да да бик актив катнашабыз һәм җиңүчеләр рәтендә барабыз.
Хәйрия ярминкәләре белән бергә
Болардан тыш бездә инде күркәм традициягә әверелгән, ел саен уздырыла торган, балалар һәм әти-әниләр тарафыннан көтеп алынган «Нәүрүз», «Сабантуй», «Карга боткасы» бәйрәмнәрендә татар халык уеннары, бию, җыр, сәнгатьле сүз, табышмак әйтеш сәхнә түренә менә. Балалар белән беррәттән өлкәннәрнең дә күңел ачуы, чыгыш ясавы нур өстенә нур булып тора. Белем йортыбызда уздырылган әлеге бәйрәмнәрнең тагын бер үзенчәлеге – хәйрия ярминкәләре белән бергә уздырылуында. Шулай итеп, балалар, тамашачыларга җыр-бию, шигырь сөйләү талантларын гына күрсәтеп калмыйча, эшмәкәрлек сәләтен дә сынап карый.
Һәр баланы үстерү
Тырыш хезмәт һәрвакыт үз җимешләрен бирә. Укытучыларыбызның югары профессиональлеге нәтиҗәсендә, укучыларыбыз район һәм республика олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә урыннар яулый. Узган уку елында укучыбыз Хәбибә Харисова (укытучысы Лилия Фәсхетдинова) туган татар теленнән республика олимпиадасы призёры булды. Бу укытучыларыбызның һәр балага аерым якын килә белүе, алардагы талантны күрә һәм үстерә алуы турында сөйли.
Тагын бер сөенечле вакыйга: быелгы уку елы башында лицеебызда «Апуш» татар балалар театр студиясенә кастинг узды. Беренче сынаулардан соң иң талантлы балалар төркеме җыелды һәм Әлмәтнең яңа балалар театры тарихы башланды. Аның җитәкчесе – Альберт Сәмигуллин. Студия үзенең эшен башлап җибәрде, ул дәвамлы булыр дип өметләнеп калабыз.
Лицейның туган тел укытучылары – үз һөнәрләренең чын осталары, милләт җанлы, киң фикерле шәхесләр. Алар балаларга тел кагыйдәләрен генә түгел, ә гомерлек кадерле булган сыйфатларны – игелеклелек, туган җиргә мәхәббәт һәм рухи байлыкны сеңдерә. Туган тел укытучылары хезмәте – киләчәк буыннарның рухи нигезе!





Комментарийлар