Татарстан мәктәбе ашханәсе Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Татарстанның 140нчы мәктәбе ашханәсе «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында беренче урын алды. Финал ярышлары 26–30 октябрьдә Краснодарда узды. Анда Россиянең 75 төбәгеннән 500дән артык мәктәп ашханәсе вәкиле катнашты.
Татарстан командасы «Миллионлы шәһәр мәктәбе ашханәсе» номинациясендә җиңүче булды. Икенче урын Санкт-Петербург һәм Ростов өлкәсенә, өченче урын Воронеж, Новосибирск һәм Волгоград өлкәләренә бирелде.
Ярышлар барышында командалар мәктәп туклануын үстерү стратегияләрен тәкъдим итте, «Ата-аналардан өч сорау» блиц-турнирында катнашты. Шулай ук фәнни-гамәли конференциядә тәҗрибә уртаклаштылар, ә «Куркынычсыз азык блогы» квестында санитария таләпләрен бозу очракларын ачыкладылар.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар