Илсур Һадиуллинның Студентлар көне белән котлавы
25 гыйнвар Россиядә ел саен Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул сәбәпле, студентларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәйрәм белән котлады.
Хөрмәтле студентлар!
Сезне бәйрәм белән котлыйм!
Бүген республикадагы 46 югары уку йортында 150 меңгә якын студент белем ала. Сез сайлаган уку йортлары эш бирүчеләрнең таләпләренә туры килә торган сыйфатлы белем алырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам.
Әлеге максатларга мәгариф учреждениеләре, хакимият органнары тарафыннан зур игътибар бирелә. Техник һәм социаль инфраструктура үсә: республикада соңгы ике елда гына да биш югары уку йорты базасында заманча фәнни-мәгариф киңлекләре булган алдынгы инженерлык мәктәпләре булдырылды, Иннополис һәм КАИ тулай торакларының яңа корпуслары, Әлмәт дәүләт технология университетында инновацион кампус ачылды.
Традиция буенча безнең укытучыларның осталыгы югары дәрәҗәдә сакланып килә, аларның 70 % тан артыгы фән докторы һәм кандидаты дәрәҗәсенә ия.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты Россиянең 100 иң яхшы югары уку йорты рәтенә керә.
Шуның белән бергә, 2025 елда эшли башлаган илкүләм проектлар югары белем һәм фән өлкәсен үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк.
Студент чоры – һәр кеше тормышында иң якты вакыт. Сезгә шушы шатлыклы, шул ук вакытта дулкынландыргыч елларда, зур энтузиазм, түземлек һәм үҗәтлек, барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим!
Бәйрәм белән!
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар