ЯҢАЛЫКЛАР
-
19 октябрьдә Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узачак
Депутатлар унике Татарстан Республикасы закон проектын карарга планлаштыра.
-
Радик Сабировка багышланган экспозиция ачылды
16 октябрьдә Аксубай районы Яңа Үзи авылындагы музейда журналист Радик Сабировка багышланган экспозиция ачылды. Шул уңайдан Радикның туган авылы мәдәният йортына аның әти-әнисе, туганнары, якыннары, авылдашлары, бер төркем коллегалары һәм дуслары җыелды.
-
«Планетада дежур торучы» сменасы тәмамлана
Бүген «Байтик» сәламәтләндерү комплексы базасында «Планетада дежур торучы» («Дежурный по планете») Бөтенроссия космик сменасын тантаналы ябу чарасы уза.
-
Татарстан мөгаллимәсе Алия Шаһаева проекты «Евразия» халыкара премиясендә өченче урын алды
Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә «Евразия» халыкара премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
-
Менделеевск районында биш агротехнология сыйныфы ачылды
Агротехнология сыйныфлары «Агроинженерия» һәм «Чәчәк үстерү» юнәлешләре буенча эшләячәк. Проект укучыларны авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштыруга һәм бу тармакта белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән.
-
Көзге каникуллар җитә
Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәпләргә көзге каникулларны 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр үткәрергә киңәш итте.
-
Култышевлар гаиләсе Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Татарстаннан Култышевлар гаиләсе «Ватанны саклаучы гаилә» номинациясендә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңде.
-
«Таян Аллаһка» республикакүләм бәйгесенең публицистика юнәлешендә 1 нче урынны Мамадыш районы мөгаллиме алды
«Таян Аллаһка» республикакүләм бәйгесенең публицистика юнәлешендә 1 нче урынны Мамадыш районы Ш.С. Мостафин исемендәге Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы Ринат Хәйруллин алды.
-
Студиядән сәхнәгә. Хитлар тудыручы Илдус Давляновның икенче концерты ничек үтте?
Татар эстрадасының күп кенә хитларына үзенчәлекле яңгыраш биргән саунд-продюсер, композитор һәм җырчы Davlyan икенче сольный концерты белән тамашачыларын бер мәйданга җыйды.
-
Россия мәктәп укучылары быел 91 медаль яулады
2026 ел башыннан Россия мәктәп укучылары халыкара фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләр күрсәтә. Быел Россия командалары илгә 91 медаль алып килде. Аларның 64 е – алтын, 26 сы – көмеш, 1се – бронза медаль. Бүләкләрнең 31е иң җитди интеллектуаль ярышларда яуланган.
-
Сәләтле яшьләр – икътисади үсеш нигезе
Бүген 14 октябрьдә Казанда сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүгә багышланган «Сәләт траекториясе: сәләтне ачыклаудан һөнәри юнәлеш сайлауга кадәр» («Траектория Т таланта: от выявления к профессиональному самоопределению») Бөтенроссия конференциясе ачылды.
-
Казанның Иске Татар бистәсендә кино күрсәтәләр
14 һәм 15 октябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә ачык кино күрсәтүләр узачак.
-
2027 елның гыйнварыннан ясалма фәһем буенча укытачаклар
2026/27 уку елының икенче чирегеннән үк пилот мәктәпләрнең 5–11 нче сыйныф укучылары өчен «Ясалма интеллект һәм мәгълүмати куркынычсызлык» программасы буенча дәрестән тыш шөгыльләр үткәрә башлаячаклар.
-
Татарстан педагоглары — Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсында җиңүчеләр арасында
«Патриот» паркының конгресс-күргәзмә үзәгендә Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
-
Белем бирү оешмаларын ремонтлау – илкүләм проект
Узган ел министрлык мәгариф өлкәсендә ике федераль һәм дүрт республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашкан.




