Яңа ел төнендә Казанның җир өсте транспорты төнге икегә кадәр йөриячәк
29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанда җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча йөриячәк.
Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар эш графигы төнге икегә кадәр озайтылачак. Метрополитен 00.00 сәгатькә кадәр шәһәрлеләр өчен ачык булачак. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә белдерде.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар