Логотип Магариф уку
Цитата:

Роза Шәяхмәтова: «Педагогның һөнәри үсеше өчен шартлар тудырабыз»

Заман белән бергә педагогларга булган таләпләр дә үзгәрә бара. Укучының хөрмәтен яулау өчен бүгенге көн укытучысына алардан берничә адым алда атлау кирәк. Югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел, әлбәттә, чөнки хәзер мөгаллимнәргә куллану өчен ресурслар күптөрле. Әкияттәге кебек юллар чатында кайсын сайларга белми аптырап калуың да ихтимал. Андый чакта укытучы һәм тәрбиячеләргә методистлар ярдәмгә килә. Бүген республикабыздагы методик бүлекләр ничек эшләп килә? ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Искәндәр кызы ШӘЯХМӘТОВА белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Роза ханым, сүзебезне бүгенге көндә республикабыздагы методик хезмәтнең эшчәнлеген бәяләүдән башлыйк әле.

– Гомумән караганда методик эш ул мәгариф системасындагы иң мөһим өлкәләрнең берсе булып тора. Методист ул – укытучылар укытучысы дигән сүз. Сыйфатны күтәрү булсынмы, эчтәлек турында сөйләшүме, гомумән, күп нәрсәне укытучылардан алданрак белеп, аларга ярдәм итә, яңалыклар белән таныштыра, озатып бара торган кеше. Моның өчен ул үзе укытучы булып эшләргә тиеш. Ризаэддин Фәхреддиннең: «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгән», – дигән сүзләре бар. Хәзер укытучыларга яңа таләпләр куелды, тәрбия процессына аерым игътибар бирергә, балаларны заманга яраклашкан тулы шәхес итеп үстерергә кирәк. Бу яктан укытучы балалардан артта калырга түгел, киресенчә, ул бөтен яклап та алда барырга тиеш.

Методистлар укытучыга кирәкле мәгълүматны җиткерү, аңа ярдәм итү өчен яңа алымнар булдыру максатыннан чыгып, төрле чыганакларда эзләнә. Билгеле, күп педагоглар үзләре дә эзләнүчән. Бик кызыклы һәм булдыклы яшь укытучыларыбыз аз түгел. Алар бер-берсенә ярдәмләшеп эшли ала. Ләкин шул ук вакытта остазлар белән киңәшләшеп алу өчен методик бүлекләрнең булуы бик мөһим. Укытучы, үзенең педагогик эшчәнлеген камилләштереп, балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирә, югары күрсәткечләргә ирешә икән, монда методистлар хезмәтенең дә йогынтысы зур.

Остазларыбыз Мирза Мәхмүтов, Рәшит Исламшин, Мәрьям Хәсәнова, Раушания Сафина, Гөлия Җәмиловалар – безнең республикада укытучылар белән ныклап эш башлаган кешеләр.

Методик хезмәт ул һәрвакытта да үсә, камилләшә бара. Гомумән, республиканың мәгариф системасы Россиядә иң алдынгыларның берсе санала. Мәктәпләр рейтингы һәм уку күрсәткечләре буенча без – тотрыклы рәвештә лидерлар өчлегендә. Татарстан укытучылары, ел саен «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Безнең кайбер җитәкчеләр Россия мәктәпләренең иң яхшы директорлары унлыгына керә. Республика җитәкчелеге тарафыннан мәгариф системасына даими күрсәтелә торган игътибарның нәтиҗәсе менә шунда да чагыла. Бу мактанып утыру түгел, ә үзеңнең нәтиҗәләреңә карап, янәдән максатлар куеп, тагын да камилләшү кирәк дигән сүз. Безнең тәҗрибәне күп төбәкләр өйрәнә, шул ук вакытта үзебез дә башкаларның эшләү рәвешен күзәтеп барырга тырышабыз. Чөнки үз өстеңдә берөзлексез эшләмәсәң, ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуңа да илебездә нинди генә чорлар булуга карамастан, бу өлкә камилләшә бара.

Татарстанда педагогик хезмәткәрләргә фәнни-методик ярдәм күрсәтү системасына барлык структуралар: югары уку йортлары, Мәгарифне үстерү институты, Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге һәм муниципаль методик хезмәтләр җәлеп ителгән. Татарстандагы методик эшчәнлек турында Россия дәрәҗәсендә күп сөйлиләр. Республикабыз еш кына Россиянең иң яхшы укытучылары һәм җитәкчеләре өчен һөнәри аралашу мәйданчыгы булып тора.

Бүгенге көндә республиканың 45 районында 45 муниципаль методик хезмәт эшли. Нинди генә еллар булмасын бу эшчәнлек сакланып калды.

 Районнардагы методик эшчәнлек Мәгарифне үстерү институтына тыгыз бәйләнгән. Республикада ул берәү, аннан кала КФУда һәм Чаллыдагы педагогика университетында укытучылар белән эш алып барабыз. 2020 елда «Милли мәгариф» илкүләм проектлар конкурсын үтеп, республикада тагын ике үзәк булдырдык. Аларның берсе «Педагогларның белемен бәяләү, диагностика үткәрү үзәге» дип аталса, икенчесе – «Укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү» үзәге. Бүгенге көндә Татарстанда 550 методист эшли. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2022 елдан муниципаль методистларның хезмәт хакы ике тапкыр күтәрелде. Чөнки укытучының остазы алардан да ким акча алып эшләсә дә дөрес булмас иде.

2015 елдан республикада «Иң яхшы методистыбыз» гранты гамәлгә куелган иде. Ел саен 300 белгеч аны алу бәхетенә ирешә. Моның өчен республика бюджетыннан елына 50 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә. Мондый ярдәм республикада «Милли мәгариф» проектының максатларына һәм бурычларына ирешүне тәэмин итә торган бердәм методик системаны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Бу – шушы хезмәтнең мөһимлеген аңлап, аны хуплау, ярдәм итү дигән сүз.

Мәкаләнең тулы вариантын «Мәгариф»  журналының сентябрь саныннан укырга мөмкин

Фото: Альберт Сабир

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ