«Безнең табигать» проекты
(Тәрбиячеләр өчен мастер-класс)
Фәридә СӘЛАХОВА,
Казан шәһәре Яңа Савин районы
303 нче билингваль балалар бакчасының
югары квалификация категорияле
тәрбиячесе
Әнисә ХӘБИБУЛЛИНА,
Казан шәһәре Яңа Савин районы
303 нче билингваль балалар бакчасының
I квалификация категорияле
тәрбиячесе
Әнисә САФИНА,
Казан шәһәре Яңа Савин районы
303 нче билингваль балалар бакчасының
югары квалификация категорияле
тәрбиячесе
Проектның актуальлеге:
Кешенең табигать белән үзара бәйләнеше проблемасы яңа түгел, ул һәрвакыт булган. Әмма хәзерге вакытта экологик проблема бик кискен һәм гаять зур масштаблар алды. Экологик тәрбияне мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәк, чөнки бу вакытта алган белемнәр алга таба ныклы ышануларга әверелә. Бу чорда шәхес нигезләре салына, шул исәптән табигатькә, әйләнә-тирәгә эмоциональ-кыйммәтле мөнәсәбәт үсә, шәхеснең әхлакыйэкологик позицияләре нигезләре формалаша, алар баланың табигать белән үзара бәйләнешләрендә, табигать белән аерылгысызлыкны аңлауда чагыла.
Проектның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигать турында аңлы, дөрес экологик күзаллаулар системасын формалаштыру, балада экологик культура элементларын формалаштыру өчен шартлар тудыру.
Бурычлар:
– мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча этаплап система булдыру (балалар һәм ата-аналар белән эшнең һәр этабы буенча перспективалы планнар төзү);
– балаларның белемнәренә диагностика үткәрү;
– мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тере һәм терек булмаган табигать турында төп табигать белеме күзаллауларын һәм төшенчәләрен формалаштыру;
– табигатьтәге үзара бәйләнешләрне һәм алардагы кешенең урынын аңлауны үстерү;
– җирдәге барлык тереклеккә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне эстетик яктан кабул итүне үстерү;
– балаларны һәм ата-аналарны табигатьтәге һәм аны саклаудагы төрле эшчәнлеккә җәлеп итү;
– табигатьтә экологик яктан дөрес, әхлакый тәртип күнекмәләрен формалаштыру;
– гаилә системасында экологик белем бирүнең өзлексезлеген тәэмин итү.
Проектның төп чаралары
Проектны гамәлгә ашыруның юл картасы КУАР-КОД
Проект өстендә эш этаплары
I. Әзерлек этабы
| № п/п | Чараның исеме | Гамәлгә ашыру сроклары | Көтелгән нәтиҗәләр |
| 1 | Эш юнәлеше буенча программ-методик материалны өйрәнү Эш юнәлеше буенча программ-методик материал сайлау Диагностик материл сайлау | Ноябрь – декабрь 2025 ел | Үз һөнәри компетентлыгын күтәрү Белем бирү эшчәнлеген методик материал белән тәэмин итү |
| 2 | Үстерә торган мохитне камилләштерү, яңа пособиеләр булдыру – Китап почмагында күргәзмәләрне бизәү өчен китаплар сайлап алу; – экспериментлаштыру почмагын җиһазлау; – табигать почмагын тулыландыру; – дидактик уеннар әзерләү; – фотоальбомнар әзерләү. Тематик күзәтүләрне, нәфис сүзне, табышмакларны, экспериментлаштыру картотекаларын үз эченә алган сәяхәттә күзәтүләр картотекасын төзү | Декабрь 2025 ел | Әлеге юнәлеш буенча төркемдә предметны үстерүче мохитне баету |
| 3 | Өйдә балаларга экологик тәрбия бирүне оештыру буенча ата-аналарга анкета бирү Өйдә экологик тәрбия бирүне оештыру буенча күрсәтмә-агитация материалын рәсмиләштерү | Декабрь 2025 ел | Ата-аналарга педагогик белем бирү |
II. Төп этап
Чараларның перспективалы планы
| Ай | Тәрбиячеләр белән | Балалар белән | Ата-аналар белән | |
| Гыйнвар | «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә экологик тәрбия» консультациясе | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Кышкы күңел ачулар» «Безнең дөнья» әңгәмәсе | Ата-аналарны «Табигатьне саклагыз» дип анкеталау | |
| Февраль | «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик тәрбияләүнең инновацион технологияләре һәм ысуллары» семинары | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Алтын балыкка ярдәм» Экологик темага мультфильмнар карау | «Экологик уеннар» күчмә папкасын ясау | |
| Март | «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә экологик үстерүче мохит булдыру» консультациясе | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Яз килде» Матур әдәбият уку | «Тәрәзәдәге Яшел дөнья» консультациясе | |
| Апрель | «Экология иленә сәяхәт» мастер-классы | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Язның беренче бүләге кошлар» «Ал чәчәк» квест-уены | «Агачны коткар» макулатурасын җыю | |
| Май | «Татарстан Республикасының экологик проблемалары» педагогик советында чыгыш | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Керпе бездә кунакта» «Татарстан энҗеләре» стена газетасы | Паркка уртак экскурсия Ата-аналар белән бергәләп стена газетасы өчен «Баланы табигатьне сакларга ничек өйрәтергә» темасына мәкалә эшләргә | |
| Июнь | «Әйләнә-тирәбездә табигатьне саклыйбыз» акциясе | |||
| Июль | Флешмоб «Кояш, һава һәм су – безнең иң яхшы дусларыбыз!» | |||
| Август | «Татарстан табигате» видеоэстафетасы (интернет тавыш бирү) | |||
| Сентябрь | «Балалар бакчасында экологик экспериментлар уздыру үзенчәлекләре» консультациясе | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Көзге матурлык»
| Ата-аналарны төркемдә табигать почмагын тулыландыруга җәлеп итәргә | |
| Октябрь | «Травянчик» балалар бакчасында эко-уенчыклар ясау буенча мастер-класс | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Серле урманга сәяхәт» | «Без табигатьтә ничек ял итәбез» фотогалереясы | |
| Ноябрь | «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәм гаиләләрнең балаларга экологик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге» консультациясе | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Чыпчыкларга җимлекләр» Экологик темага мультфильмнар карау | «Чүп-чар проблемасы» консультациясе | |
| Декабрь | «ФГОС шартларында мәктәпкәчә белем бирү юнәлеше буларак экологик тәрбия» блиц-олимпиадасы | Оешкан белем бирү эшчәнлеге «Кыш белән очрашу» «Без яшь экологлар» әңгәмәсе | Экологик тәрбия буенча иң яхшы проектка конкурс | |
III. Йомгаклау этабы
1. Проект чараларын мәгариф оешмасының дәрестән тыш эшчәнлеге сайтында этаплап урнаштыру (ел дәвамында).
2. Йомгаклау чарасын үткәрү. «Без табигатьне яратабыз» фестивале, ата-аналар белән берлектә (2026 елның декабре).
3. Урнаштыру проект йомгакларын интернет-презентацияләү, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы сайтында (ел дәвамында).
4. Туган телдә конспектлары булган педагоглар өчен экологик тәрбия буенча методик ярдәмлек басмасы (2026 елның декабре).
ЖУРНАЛГА ДӘВАМ ИТӘ
Оешкан белем бирү эшчәнлеге конспектлары
«Алтын балыкка ярдәм»
Максаты: табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәмәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү.
Кирәкле материаллар: аквариум, уенчык алтын балык, тишекле кашыклар, алтын балык маскасы.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче аквариум алып керә. Аның эчендә уенчык алтын балык. Су өстендә чүпләр йөзеп йөри.
– Балалар, карагыз әле, минем нинди алтын балыгым бар. Ул гади генә түгел. Бик күп уеннар белә. Башка көннәрне ул миңа яңа кызыклы уеннар өйрәтә дә, аннары без ул уенны сезнең белән уйный идек. Тик бүген алтын балыгыма нәрсәдер булган әле. Сөйләшми дә, уйнамый да. Нәрсә булды икән аңарга? Әллә авырып киттеме икән? (Балалар суның чүпле булуына игътибар итә.)
– Карагыз әле, чынлап та, аквариумның суы чүпләнеп, пычранып киткән икән бит. Алтын балык, мөгаен, шуңа үпкәләгәндер, бәлки авырып та киткәндер. Балалар, ничек уйлыйсыз, ә елга-күлләрдә су пычранса, андагы балыклар да авырыймы икән? Сулар пычранмасын өчен, өлкәннәр завод-фабрикалардан анда пычрак сулар агызмаска, чүпләр түкмәскә, елга буйларында машиналарын юмаска тиеш. Ә без сезнең белән, дусларыбыз, балыкларга ничек ярдәм итә алабыз? Су буена ял итәргә баргач, анда чүпләр ташламасак, ә киресенчә, булган чүпләрне җыеп алсак, балыкларга зур ярдәм булырмы? Сез, балалар, әле дә, зур үскәч тә сулыкларыбызны, табигатебезне һәрчак чиста тотарга тырышыгыз ярыймы! Ә хәзер алтын балыгыбызга ярдәм итик инде. Су өстендәге чүпләрне җыеп алыйк. (Тәрбияче балаларга тишекле кашыклар бирә. Балалар су өстендәге чүпләрне сөзеп, җыеп алалар.)
– Булдырдыгыз, менә суыбыз нинди чиста булып калды. Алтын балыгыбыз сезгә зур рәхмәтле. (Аквариумга колагын якын китереп тыңлаган кебек итә.)
– Менә алтын балык рәхмәт йөзеннән яңа уен да өйрәтте. Уйныйбызмы шул уенны?
Балалар түгәрәк ясап баса. Бер баланы, алтын балык битлеге кидертеп, уртага бастыралар. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр.
Алтын балык гади түгел,
Ул беләдер бик күп сер.
Алтын балык, күрсәт әле
Безгә дә берәр сихер.
Алтын балык. Мин күп сихерләр беләм. Хәзер сезне барыгызны (мәсәлән, куянга, машинага, күбәләккә һ.б) әйләндерәм.
Балалар алтын балык әйткән әйбер яки хайван булып кыланып күрсәтә. Яңадан икенче алтын балык билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.
Йомгаклау
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек? Без балыкка ничек ярдәм иттек?
Рәхмәт, балалар, сезгә!
«Чыпчыкларга җимлекләр»
Максаты: балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәмәтле булырга өйрәтү; кошлар турында кайгыртып, аларга җимлекләр ясарга теләк уяту; вак моториканы үстерү; тирә-як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.
Кирәкле материаллар: төрле кош сурәтләре, чөй, он кушып ясалган җилем (клейстер), җим, җеп, пумала, җим салырга савытлар.
Сүзлек өстендә эш: чыпчык, чөй, җилем, тары ярмасы, җим.
Эшчәнлек барышы
– Балалар, урамда хәзер нинди ел фасылы? Ничек уйлыйсыз? (Балаларның җавапларын тыңлау.)
– Ә кайдан белдегез? Ни өчен кыш дип әйтәбез? (Салкын, кар ява, буран, җил һ.б.)
– Ә сезнең кыш көнне урамда кошлар күргәнегез бармы? Булса, нинди кошлар күргәнегез бар? (Балаларның җавапларын тыңлау.)
Слайд ачыла. Анда кышкы табигать сурәтләнгән.
– Балалар, хәзер мин сезгә кошлар тавышын тыңлатам, ә сез нинди кош булуын белергә тырышыгыз. (Балалар кошның тавышын таныганнан соң, экранда әлеге кош сурәте ачыла.)
1 нче слайд Карга
2 нче слайд Күгәрчен
3 нче слайд Чыпчык
– Балалар, без сезнең белән бүген чыпчыклар турында сөйләшербез.
Сезнең чыпчыкны кайда күргәнегез бар?
– Әйе, чыпчыклар кешеләрдән курыкмыйлар. Кышын салкыннан да курыкмыйлар. Ишегалдына, бакчаларга очып киләләр, без аларны еш күрәбез. Алар ел әйләнәсе безнең тирәбездә яшиләр.
1 нче слайд Шәһәрдә
2 нче слайд Авылда
– Балалар, чыпчыклар нишлиләр алар? Ничек тоталар үз-үзләрен? (Очалар, сикерәләр, җим чүпли, тузанда, суда коеналар һ.б.)
– Ә хәзер мин сезгә тагын бер тавыш тыңлатам. Нәрсә тавышы икәнне уйлап карагыз, әйтерсез. (Машина тавышы кабыза.)
– Машина.
– Дөрес әйттегез. Әйдәгез әле, хәзер уйнап алыйк.
«Чыпчыклар һәм машина» уены.
– Балалар, чыпчыклар салкыннан курыкмыйлар, дидек. Ләкин кыш көнне аларга азык табарга бик авыр. Кырлар, урманнар кышын бушап кала, тирә-як кар астында кала һәм барлык кышлаучы кошларга да ризык табу авырлаша. Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз кыш көнне? (Ашатабыз.)
– Әйе, без кошларга җимлекләр ясап элеп куя алабыз.
– Без дә сезнең белән бүген җимлекләр ясарбыз. Безгә чөй (втулка), җилем (клейстер), җим, җеп кирәк булачак.
Тәрбияче эш тәртибен аңлата һәм эшләп күрсәтә. Чөйне җилем белән майлыйбыз һәм тәлинкәгә салынган тары ярмасында әлеге чөйне әйләндерәбез. Соңыннан бәйләп куябыз. Кошлар өчен бик файдалы һәм кирәкле җим килеп чыга. (Балалар эшкә керешә.)
Йомгаклау
– Балалар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?
– Кошларга без кышларын ничек ярдәм итә алабыз?
– Сезгә бүгенге эшчәнлек барышы ошадымы?
– Рәхмәт, сез барыгыз да бик тырыштыгыз.
«Яз килде» һәм «Кышкы күңел ачулар» уеннары белән биредә таныша аласыз: КУАР-КОД
Яз килде
Максат: туган як табигатенең матурлыгына соклану тәрбияләү, табигатьнең бер фасылдан икенчесенә күчкәндәге үзенчәлекләрен ачыклау, сөйләмне үстерү, рәсемгә карап, кечкенә хикәя төзеп сөйләргә өйрәнү.
Җиһазлау: яз темасына рәсем, тамчы, кояш һәм ай рәсеме, кошлар һәм яз айларын сурәтләгән рәсемнәр, орлыклар.
Шөгыль барышы
– Исәнмесез, балалар!
– Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын кем белә?
Ак күбәләк очып китте,
Кара карга килеп кунды. (Яз җитүе.)
– Дөрес әйттегез. Хәзер урамда нинди ел фасылы? (Яз.)
– Әйе. Без бүген яз турында сөйләшербез. Табышмаклар ярдәмендә язга хас билгеләрне ачыклыйк әле.
Балалар җавапны әйткәч, экранда әлеге рәсемнәр чыга бара.
1. Лампа түгел, яктырта,
Мич түгел җылыта. (Кояш.)
2. Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы.)
3. Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара. (Яз.)
4. Иртә белән чыга,
Кичен югала.
Аның урынына иптәше кала. (Кояш һәм ай.)
– Хәзер, шушы табышмаклардан чыгып, язның билгеләрен әйтеп карагыз әле. Яз нинди ул? (Кояшлы, җылы, матур, гөрләвекләр ага, агачлар, куаклар уяна, кояш җылыта, чәчәкләр чыга, күбәләкләр,бөҗәкләр уяна,кошлар сайрый.)
– Бик дөрес әйттегез. Яз кайчан килә? (Кыш беткәч.)
– Нинди яз айларын беләсез? (Март, апрель, май.)
Һәр айны сурәтләгән картиналар ачыла.
– Хәзер сюжетлы рәсемгә карап, яз турында сөйләшербез.
Менә яз җитте. Күктә кояш җылыта, яктырта, матур итеп елмая. Күк йөзе зәп-зәңгәр, чиста. Көн бик җылы. Агачлар, куаклар уяна, яфрак яра. Җир чирәм белән капланган, чәчәкләр чыккан. Матур итеп кошлар сайрый, күбәләкләр оча. Табигать якты нурга күмелгән.
Балалар, сюжетлы рәсемгә карап, яз турында сөйлиләр.
– Хәзер мин сезгә кызыклы сораулар бирәм. Җавап бирә алырсыз микән. Җавап яз ел фасылы белән бәйле.
«Нишли?» дигән сорау буенча.
Җылыта, ләкин мич түгел.
Яктырта, ләкин лампа түгел.
Елмая, ләкин әни түгел. (Кояш.)
Нинди?
Сары, ләкин тузганак түгел.
Түгәрәк, ләкин туп түгел. (Кояш.)
– Афәрин! Үзенчәлекле табышмакларга да җавап таптыгыз.
Ял минуты. «Яз килде».
Менә яз килде. (Кулларны алга сузып күрсәтәләр.)
Түбәдән тамчы тама. (Бармак очлары белән уч төпләренә чиертәләр.)
Көндез көн җылы була. (Кулларны чайкыйлар.)
Кичкә таба суыта. (Чүгәлиләр.)
Тамчылар сикерәләр. (Урында сикерәләр.)
Аларны булмый туктатып. (Кул чабалар.)
Алар яз китерәләр.
– Балалар, яз көнне урамда кошлар күргәнегез бармы? Нинди? (Карга, чыпчык, күгәрчен, кызылтүш.)
– Дөрес әйттегез. Болар кышлаучы кошлар иде. Яз җиткәч, безгә күчмә кошлар кайта. Нинди кош беренче кайта? (Кара карга, сыерчык.)
– Кошлар табигатькә нинди файда китерәләр? (Төрле җимешләрнең орлыкларын читкә тараталар, шулай итеп, үсемлекләр дөньясы яшәвен дәвам итә. Урманнарыбызны зарарлы кортлардан, бөҗәкләрдән саклап калалар. Шулай итеп, агачларның гомерен озынайталар.)
– Дөрес, без кошларны шуңа күрә дусларыбыз дибез. Дусларыбызга бездә ярдәм итәргә тиеш. Ничек ярдәм итә алабыз без кошларга? (Кышын җимлекләр ясыйбыз, яз көнне сыерчык оялары ясыйбыз.) (Рәсемнәрен күрсәтәбез.)
– Дөрес. Җылы яктан кайткан кошлар оя коралар, бала чыгаралар. Без аларның ояларын туздырмыйк, йомыркаларын ватмыйк.
– Ә хәзер «Орлыклар кибетендә» дигән уен уйнап алырбыз. Балалар, язын иң мөһим эшләрнең берсе булып кыр, бакча эшләре тора. Карлар эреп беткәч, җирләр кипкәч, кешеләр бакчада җир казыйлар, тырмалыйлар, чүпләрне ягалар, түтәлләр ясыйлар һәм түтәлләргә төрле яшелчәләр утырталар. Мин сезгә бүген, бакча эшләренә тотынганчы орлыклар кибетенә барырга тәкъдим итәм.
Сатучы билгеләнә, һәм калган балалар сатып алучы була. Уен шулай дәвам итә, балалар нәрсә орлыгы кирәк икәнне әйеп, алдан әзерләнгән орлыкларны алалар.
Йомгаклау
– Балалар, без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек бүген? (Яз турында.)
– Яз нинди ул? (Җылы, матур, кояшлы.)
– Нинди яз айлары бар? (Март, апрель, май.)
– Язын иң беренче нинди кошлар кайта? (Кара карга, сыерчык.)
– Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз? (Кышын җимлекләр ясыйбыз, ә язын сыерчык оялары.)
– Яз көнне бакчада нинди яшелчәләр утыртабыз? (Кыяр, кишер, кәбестә, помидор, суган, сарымсак.)
– Сез бүген барыгыз да бик яхшы җаваплар бирдегез. Барыгызга да рәхмәт.
Кышкы күңел ачулар
Максат: кечкенә җөмләләр кулланып, картиналар буенча әңгәмә төзергә өйрәтү; кышкы уеннар турында белемнәр бирү; табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү; сүзлек өстендә эшләү (чана, чаңгы, тимераяк, кар атыш, кар бабай).
Шөгыль барышы
– Балалар, хәзер урамда нинди ел фасылы?
(Балаларның җавапларыннан соң экранда кышны сурәтләгән картиналар күрсәтелә.)
– Ә сез кышны яратасызмы? (Балаларның җаваплары.)
– Ни өчен кыш дибез? (Балаларның җаваплары.)
– Нинди ул кыш? (Балаларның җаваплары.)
– Ә кыш көнне без сезнең белән нинди уеннар уйныйбыз? (Балаларның җаваплары.)
Экранда картиналар ачыла. Чана, чаңгы, тимераякта шуу, кар атыш уеннары карау.
– Афәрин, балалар! Әйдәгез әле, сезнең белән ял минуты уздырып алыйк әле.
«Кар атыш» уены
– Йомшак карны алабыз. (Карны җирдән җыю.)
Аннан түгәрәк ясыйбыз. (Карны бер бөтен итеп җыю.)
Кар атышып уйныйбыз. (Бер-берсенә атып уйнау.)
Бик күңелле яшибез! (Кулга тотынышып сикереп-биеп алу.)
– Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт!
– Балалар, тагын кыш көнне без кардан кар бабай ясыйбыз бит әле. Шулай ук төрле фигуралар, җәнлек сыннары, төрле биналар һ.б. ясарга була.
– Сезнең кар бабай ясаганыгыз бармы? (Балаларның җаваплары.)
– Кар бабай нинди өлешләрдән тора? Борынына нәрсә куябыз кар бабайның? (Балаларның җаваплары.)
Экранда кар бабайны күрсәтү.
– Карагыз әле экранга монда кардан ясалган бик матур сыннар да бар! (Төрле җәнлекләр.)
– Нәрсәләр ясалган монда? (Балаларның җаваплары.)
– Сезгә ошыймы әлеге сыннар?
– Ә хәзер мин сезгә «Кар бабай» дигән шигырь укыйм.
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Күзләре кара күмер.
Дидек: «Син урам себер!»
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
– Нәрсә турында укыдым мин сезгә, балалар?
– Борыны, күзе нәрсәдән ясалган? (Экранда кар бабайның рәсеме.)
Йомгаклау
– Балалар нәрсә турында сөйләштек бүген сезнең белән? (Кыш.)
– Сез кышны яратасызмы? (Балаларның җаваплары.)
– Нинди кышкы уеннар бар безнең? (Балаларның җаваплары.)
– Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?
– Рәхмәт, балалар!





Комментарийлар