Профессор Р. Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон» ярышына гаризалар кабул ителә
Татарстанда профессор Р. Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон» ярышына гаризалар кабул итү башланды. Бу чара татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән инновацион IT-чишелешләр булдыру максатыннан оештырыла.
Кемнәр катнаша ала?
7–11 нче сыйныф укучылары, көллият студентлары, шулай ук югары уку йортларының 1–5 курс студентлары чакырыла. Хакатонда катнашу – IT өлкәсендәге осталыгыгызны күрсәтү һәм татар мәдәниятен саклап калуга үз өлешегезне кертү өчен яхшы мөмкинлек.
Катнашуның өч төп сәбәбе:
үз идеяңне прототипка кадәр эшләп бетерү мөмкинлеге;
ябык инструментлардан файдалану мөмкинлеге;
Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка узу мөмкинлеге.
Приз фонды – 600 мең сум. Җиңүчеләр Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумында «Стартаплар аллеясы» кысаларында үз проектларын тәкъдим итә алачак.
Мөһим даталар:
7 сентябрьгә кадәр – гаризалар кабул итү;
11 сентябрь – катнашучыларны сайлап алу;
18–20 сентябрь – хакатон;
29–31 октябрь – җиңүчеләрнең Kazan Digital Week – 2026 форумында катнашуы.
Ярышны оештыручылар: Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты һәм «Татарстан Цифрлы икътисады» АНО.Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен сылтама.
Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе сайтыннан





Комментарийлар