Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә фән олимпиадалары башлана

2026 елның 21 сентябреннән укучылар арасында Бөтенроссия фән олимпиадасының мәктәп этабы башлана.

    Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы – Россия буйлап мәктәп укучылары өчен ел саен үткәрелә торган интеллектуаль бәйге. Аның төп бурычы – сәләтле балаларны табу, аларда фәнгә һәм тикшеренү эшенә кызыксыну уяту, шулай ук фәнни белемнәрне популярлаштыру. Тагын бер мөһим максат – киләчәктә Россия җыелма командалары составына керә алырлык һәм илне халыкара олимпиадаларда тәкъдим итә алырлык иң яхшы катнашучыларны үстерү. Ул сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның фәнгә булган кызыксынуларын үстерүдә башлангыч мәйданчык булып тора.

    Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабында катнашучылар саны ел саен артып тора. Анда башлангыч гомуми, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче укучылар, шулай ук әлеге программаларны үзлегеннән яки гаилә белеме формасында үзләштерүче балалар катнаша ала.

   Олимпиада 5–11 сыйныф укучылары өчен 24 гомуми белем бирү предметы буенча ике форматта үткәрелә: гомуми белем бирү оешмасы базасында (математика, инглиз теле, география, сәнгать (МХК), тарих, әдәбият, алман теле, ОБЗР, җәмгыять белеме, хокук, рус теле, хезмәт, физик культура, француз теле, экология, икътисад) очно  һәм  «Сириус. Курсы» платформасында (астрономия, биология, информатика, математика, физика, химия) буенча дистанцион рәвештә уза.

     Бәйгенең мәктәп этабы 23 октябрьдә тәмамлана, анда  балларны тиешенчә җыйган укучылар алга таба район, төбәк һәм йомгаклау этапларында катнаша алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ