Логотип Магариф уку
Цитата:

Фән һәм медиа

Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат милли рухны югары технологияләр белән берләштерде. Республикада беренчеләрдән булып, КФУның Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты белән берлектә медиасыйныфлар ачылды. Анда КФУ галимнәре һәм «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» кебек абруйлы басмалар журналистлары дәресләр алып бара. Балалар татарча подкастлар язарга, социаль челтәрләрдә контент булдырырга өйрәнә.

Лицейның «Җомга кунагы» проекты – укучыларда милләтебез белән горурлану хисе тудыра торган чара. Һәр атнаның җомгасында танылган язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, галимнәр белән очрашу үткәрелә. Бу очрашулар – укучылар өчен чын мәгънәсендә бер бәйрәм, үз тамырларына кайту мөмкинлеге.

Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелә торган Г. Акыш исемендәге халыкара конференция географиясе киң булган чарага әверелде. Быелгы уку елында конференциядә татар әдәбияты тарихы, күренекле шәхесләребез, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышы турында кызыклы эшләр белән республика мәктәпләреннән генә түгел, Киров өлкәсе, Чувашия Республикасы, Төркиядән дә чыгышлар тыңланды.

Лицейда ачылган «Акыл» өстәмә белем бирү мәктәбе – замана белән бергә атлауның ачык мисалы. Биредә укучылар фән дөньясындагы иң алдынгы тәҗрибәләр белән танышалар, төрле юнәлешләрдә проектлар эшлиләр. Үзәк информатика, робототехника, программалаштыру, микробиология, дизайн юнәлешләре буенча иң заманча җиһазлар һәм тәҗрибәле белгечләр белән тәэмин ителгән. Әлеге үзәккә йөргән укучыларның беренче җиңүләре һәм республикабыз Рәисенә үз эшләрен күрсәтә алулары – проектның уңышлы булуын дәлилли.

84 нче лицей – фән һәм һөнәр юлында алга атлаучы уку йорты. Ләкин милли белем бирүдә иң мөһим нәрсәләрнең берсе – ул гаилә җылысы, ата-ана белән мәктәп арасындагы ышанычлы бәйләнеш. Ә менә бу юнәлештә иң зур тәҗрибәгә ия булган уку йорты – 54 нче татар гимназиясе.

Венера МӘГЪДҮМОВА,

Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең

гомуми белем бирү бүлеге баш белгече

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ