«Татар кызы – 2026». Ярымфинал
Казанга дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналистлары – дөньяның төрле төбәгеннән иң чибәр, иң булган 26 татар кызы җыелды.
Дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесендә 2011 елдан бирле 60 төбәктән 2000 нән артык кыз катнашкан. Быел ярымфиналда исә 26 кыз көч сынашачак. Казан шәһәрендә алар өчен бер атналык программа әзерләнгән. Бәйге тарихында беренче тапкыр ярымфиналга яңа этаплар кертелгән. Беренчесе – спортта, төгәлрәк әйтсәк уктан атуда көч сынашу. Икенчесе – проектлар яклау. Төп максат – бәйге белән генә чикләнмичә ел дәвамында бу кызлар белән эшне дәвам итү. Бу хакта матбугат конференциясендә Дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе рәисе Алмаз Хәлиуллин сөйләде.
Гадәттә финал узган ел җиңүче кызның төбәгендә уза. Быел финал 7–8 октябрь көннәрендә Төркмәнстанда узачак. Ул көннәрдә анда СНГ илләре саммиты да уза, шуңа күрә тамашачы буларак төрле илләрдән дәрәҗәле кунаклар да чакырылачак. «Төрле илләрдән җыелган аудиториягә яраклашырга тырышсак та, төп максатка – милли кыйммәтләрне саклауга тугры калачакбыз», – дип белдерде «Татар кызы» бәйгесе сценаристы Резеда Зәйниева.
«Татар кызының төп миссиясе – ул милләт анасы булырга әзерлекле булырга тиеш, – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» төбәкара татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова. – Машина руле артына утырганчы да өйрәнәбез бит. Ә татар кызына хатын-кыз, әни булырга өйрәтү мәктәпләре юк бит. Әлеге бәйгеләр шушу миссияне үз өстенә ала».
Катнашучы кызларга максатны дөрес куярга киңәш итә оештыручылар. Машина отам дип кенә түгел, глобаль максатлар куйсаң, ихлас булсаң – тырышлык нәтиҗә бирми калмый, ди алар.
Автор фотосы





Комментарийлар