Мәктәпләрдә кыңгырау урынына музыка яңгыраячак
Сентябрь аенда мәктәпләрдә төрле буыннарга таныш җырлар һәм хәзерге заман композицияләре яңгыраячак.
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә «Кыңгырау урынына көйләр» проекты үз эшен дәвам итәчәк. Ул илнең барлык төбәкләрен колачлаячак. Дәресләрнең башлануын һәм тәмамлануын гадәти кыңгырау урынына төрле елларда иҗат ителгән популяр җырлар һәм музыкаль әсәрләр билгелиячәк.
Ай дәвамында укучылар «Дважды два – четыре» (Михаил Пляцковский cүзләре, Владимир Шаинский музыкасы), «Песня Первых» (Денис Майданов сүзләре) кебек әсәрләрне ишетәчәк. Ә беренче сыйныфка укырга кергән балалар өчен «Первоклашка» (Юрий Энтин сүзләре, Владимир Шаинский музыкасы) җыры яңгыраячак.
Сентябрь программасын «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» (Михаил Пляцковский cүзләре, Владимир Шаинский музыкасы) җыры тәмамлаячак.
«Кыңгырау урынына көйләр» проекты Россия мәктәпләрендә 2024 елның ноябрендә старт алды. Аның төп максаты — укучыларның ил мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре турындагы белемнәрен арттыру.





Комментарийлар