100 еллык тәҗрибә
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия – укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә 100 елдан артык тәҗрибәсе булган уку йорты. Бу – шәһәребездәге иң борынгы, иң тирән тамырлы мәктәпләрнең берсе. Биредә буыннан-буынга күчеп килүче милли рух тудырылган. Һәрбер укучы үзен зур бер гаиләнең бер өлеше итеп тоя.
Милли рухлы шәхес тәрбияләүдә театрның роле бәяләп бетергесез. «Тылсым» театр студиясе – гимназиянең А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы драма театры белән уртак проект. Яшь артистлар халыкара фестивальләрдә, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә ел саен җиңү яулыйлар.
Гимназиядә ун ел дәвамында «Яшь хәбәрче» түгәрәге эшләп килә. Татар телендә «Минем гимназиям» газетасы чыга. Әлеге түгәрәктә шөгыльләнгән укучыларның күбесе бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында хезмәт куя. Түгәрәк җитәкчесе гимназия укучылары белән «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы» газеталары, «Мәйдан», «Сабантуй», «Салават күпере», «Ялкын» журналы хезмәткәрләре, танылган блогерлар белән очрашулар оештыра. Укучыларның мәкаләләре, иҗат эшләре республикакүләм матбугат битләрендә басылып чыга.
Бүгенге көн мәгариф системасы укучыларда шулай ук татар җыр сәнгате белән кызыксыну, милли зәвык тәрбияләү бурычы куя. Шуны күздә тотып, гимназиядә «Ике яр», «Мизаж», «Абау» вокаль-инструменталь ансамбльләре оешты. Яшь музыкантлар татарча җыр текстлары язалар, татар җырларын инглиз теленә тәрҗемә итәләр. Бу – заманча караш, бу – татар моңын дөнья күләмендә яңгырату омтылышы.
Моннан тыш, гимназиядә яшь курайчылар түгәрәге эшли. Җитәкчеләре Марат Вәлиев – үзе гимназияне тәмамлаган укучы буларак, яшь музыкантлар өчен остаз һәм хөрмәтле укытучы. Бу – туган мәктәбенә мәхәббәтнең иң матур чагылышы.
Гимназиядә «Әллүки» җыр студиясе эшләп килә. Аның җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Зәйнуллина укучыларны җыр сәнгате серләренә төшендерә.

Венера МӘГЪДҮМОВА,
Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең
гомуми белем бирү бүлеге баш белгече
Фотолар шәхси архивтан





Комментарийлар