Казанлыларга «Бала, гаджетлар һәм ата-аналар. Кем җиңәр?» лекциясен укыячаклар
15 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Республика клиник наркология диспансерында «Бала, гаджетлар һәм ата-аналар. Кем җиңәр?» дигән лекцияне укыячаклар. Психолог смартфоннар, планшетлар һәм башка «акыллы» җайланмаларның балаларга һәм ата-аналарга ничек йогынты ясавын сөйләячәк.
Катнашу бушлай, әмма сылтама буенча теркәлергә кирәк. Очрашу адресы: Сеченов урамы, 6д номерлы йорт, 3 кат.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар