Илдәге беренче үзмәшгульләр фестивале Казанда узачак
18 декабрь Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Үзмәшгуль Fest» фестивале узачак. Ул Россиядә үзмәшгульләр өчен беренче масштаблы бушлай фестиваль, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Программада — үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе, Мәскәүнең «Трикстер» театрыннан «Умка» Яңа ел спектаклен күрсәтү, танылган «Комнаты культуры» төркеме чыгышы каралган.
Танылган визажист һәм Fashion Weekның даими катнашучысы Денис Карташев Казан осталары арасында Яңа ел макияжы буенча мастер-класс, шулай ук «Визажистлар көрәше» дә үткәрәчәк. Җиңүче косметика кибетенә 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнәчәк. Ювелирлар өчен Россия бизәнү әйберләренең брендыннан остаханә узачак. Иң оста катнашучыга чыгым материаллары, металл һәм ташлар кибетенә сертификат биреләчәк.
Фестиваль азагында таксистлар һәм курьерлар арасында узган «Мин — үзмәшгуль» онлайн интенсив җиңүчеләре игълан ителәчәк. Аларга велосипедлар һәм бушлай бензинга сертификатлар тапшырылачак.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучыларны теркәү проект сайтында карала.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар