Иннополиста «Робототехника: индустриядә старт» форумы узачак
19 декабрьдә Россия ИТ-югары уку йортында 9–11 нче сыйныф укучылары һәм студентлар арасында робототехниканы популярлаштыру чарасы узачак.
Иннополис университетының сәнәгать робототехникасын үстерү үзәге белгечләре, Тесвел компанияләре, DigitalAutoSystems, TECHNORED, ВР-Мастер, Альфа-ИНТЕХ экспертлары мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрәчәк. Программада шулай ук вакансияләр ярминкәсе һәм «ИнноПарк»ка экскурсия дә каралган. 17 декабрьгә кадәр алдан теркәлү буенча офлайн һәм онлайн-форматларда катнашырга була.
Техник югары уку йортлары студентлары робототехник индустриядә карьера төзүгә багышланган дискуссиядә катнаша алачак.
Фото: Иннополис университеты матбугат хезмәте
Комментарийлар