Логотип Магариф уку
Цитата:

Битлектән арыдым

Холкым шундыйдыр инде, кеше миңа бик бирелеп нидер сөйләгәндә кайвакыт ышанган рәвеш чыгарам.

Югыйсә, барысына да ышанып бетәрлек тә түгел. Шуңа күпләр мине беркатлы дип тә уйлый торгандыр.

Кайвакыт кемнеңдер күңелен төшермәс өчен... Әле салпы ягына салам да кыстырып җибәрәсең бераз. Бу гадәти һәм кирәк әйбер, минемчә. Икенче вакытта ул үзе синең күңелеңне күрер, кәефеңне күтәреп җибәрер. Бер-беребезне шулай куәтләп тормасак, тагын кем куәтләр.

Ә икенче берәүләр шулкадәр уйный инде. Атказанган исемен бирерлек, билләһи. Аларга да дәшмим, тыңлап торам. Уйнасыннар, ник. Үз ялганнарына үзләре ышанып һәм башкалар алдында шулай идеаль образ тудырып яшәү ошый икән, нишләтим... Бәхетме соң шулай яшәү?!

Беркемне гаепләмим, һәркем үзе генә белә торгандыр. Шул битлекнең артында ни барын бик сирәкләр генә күрә. Ә кайберләрен ачыклар өчен еллар да кирәк булырга мөмкин....

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ