Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрендә хәләл ризык кертеләчәк

Уку елы башыннан ук Менделеевск районы мәктәпләрендә хәләл ризык белән туклана башлаячаклар.

Бу хакта Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев үзенең Телеграм каналында хәбәр итә.

«Хәләл  –  ул экологик чиста продукт һәм аны кертү – зур плюс. Ул дини кануннарны үтәүне генә күрсәтми», – дип яза район башлыгы.

Хәләл ризыкның өстенлекләре? Сезнең вариантларны көтеп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Дәүләт Думасы БДИны гамәлдән чыгару турындагы закон проектын карарга планлаштыра

Дәүләт Думасы октябрьдә бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) гамәлдән чыгару турындагы закон проектын беренче укылышта карарга планлаштыра, дип хәбәр итә РИА Новостига Думаның мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова.

Парламентарий сүзләренчә, закон проекты БДИны дәүләт имтиханнары формасында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү белән алыштыруны күздә тота.

Июнь аенда ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП фракцияләреннән депутатлар традицион дәүләт имтиханнары файдасына БДИны гамәлдән чыгару турында закон проектын кертәләр.

Әгәр закон кабул ителсә, ул 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Хәзерге көнгә кадәр алынган БДИ нәтиҗәләре дүрт ел дәвамында гамәлдә булачак бакалавриат һәм белгечлек программаларына кергәндә югары уку йортлары тарафыннан кулланылырга мөмкин.

Искәртеп үтик, безнең редакция «Бердәм дәүләт имтиханындагы быелгы яңалыклар һәм аның укучы тормышына тәэсире» дигән темага түгәрәк өстәл үткәргән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ