Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай турында төрки дөнья укый

Төркиянең Әнкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбанның «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналының июнь ае санында Г. Тукай турында зур мәкаләсе чыкты.

2020 елның башыннан «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналында «Идел-Урал зыялылары» исемле сәхифәсендә танылган татар зыялылары турында әтрафлы материаллар дөнья күрә. 

Журналның июнь санында Роза Корбан татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай  турында язган. «Язмада Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын бәян иттем, – ди Роза ханым. – Әдипнең Казан татарлары өчен әһәмиятен ассызыклап, чит илгә күчеп киткән милләттәшләрнең чемоданнарында булган ике китаптан берсене Тукай китабы булганын әйтеп уздым. Аның «Туган тел» шигыренә язылган җыр бүген чит илдәге татарлар арасында рәсми булмаган милли марш буларак кабул ителгән.

Үз язмамда Г.Тукай турында язылган диссертацияләр турында мәгълүмат бирдем. Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллинаның  «Тукай әсәрләре академик басмада» исемле язмасын да мәкаләгә урнаштырдым».

Язма Тукайның төрле елларда атаклы замандашлары белән төшкән тарихи фотолар белән дә баетылган. 

 

Фотолар "Төрки дөнья тарихы һәм  мәдәнияте " журналыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ