Логотип Магариф уку
Цитата:

Сара Садыйкова моңы «Кайтаваз» булып кайтты

26 октябрьдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыенының «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты узды.

Татар музыка сәнгатенең күренекле шәхесе, композитор, җырчы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган кичә аның бай иҗатына, сүнмәс моңына һәм татар сәнгатенә керткән бәяләп бетергесез өлешенә ихтирам белдерү булды. Сәхнәдән яңгыраган җырлар, җанлы музыкаль бизәлеш, истәлекләр һәм мәхәббәт тарихы тамашачыларны Сара апаның үзенчәлекле дөньясына алып керде.

«Калеб»нең өлкән буын сәнгать әһелләренә багышланган «Кайтаваз» концертлары инде матур бер традициягә әверелде. Бу юлы исә яшь иҗатчылар татар музыкасының кабатланмас шәхесләреннән берсе булган Сара Садыйкова иҗатына мөрәҗәгать итте. Концертка әзерлек барышында оештыручылар аның тормышына бәйле яңа мәгълүматлар белән танышкан, моңарчы аз билгеле булган сәхифәләрен өйрәнгән. Кичәдә дә композиторның иҗаты гына түгел, ә шәхес буларак үзенчәлеге, тормышындагы борылышлар, мәхәббәте һәм сәнгатькә тугрылыгы да чагылыш тапты.

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, Сара Садыйкова күп кенә өлкәләрдә беренче булган. Ул – беренче татар хатын-кыз композиторы, татар музыка сәнгатендә яңа жанрларга юл ачкан иҗатчы. Солтан Габәши аның сәләтен күреп, Мәскәүдә музыка белемен дәвам итәргә тәкъдим иткән. Сара Садыйкованың тавышы өчен махсус иҗат ителгән «Сания» беренче татар операсындагы төп партияне башкаруы да аның татар сәнгате тарихындагы аерым урынын билгели.

Композитор татар музыкасына танго жанрын алып килә, вальс үсешенә зур өлеш кертә, фокстрот һәм ча-ча-ча кебек жанрларда да әсәрләр иҗат итә. Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, дирижер һәм композитор Ильяс Камал фикеренчә, Сара Садыйкованың үзенчәлеге – аның гаҗәеп мелодизмында. Җырчы буларак профессиональ белеме аңа көйнең кеше тавышында ничек яңгыравын тирән тоярга ярдәм иткән. Ул һәр әсәрен күңел аша үткәреп иҗат иткән, шуңа күрә аның җырлары бүген дә тыңлаучының йөрәгенә юл таба.

Кичәдә Сара Садыйкова образын Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Алсу Фәйзуллина гәүдәләндерде. Аның башкаруында Сара апаның сәхнәдәге образы гына түгел, эчке дөньясы, иҗатка мөнәсәбәте дә ачылгандыр. Концертта шулай ук композиторның беренче ире, режиссер Газиз Айдарский белән мәхәббәт тарихына аерым урын бирелде.

Сценарий авторы, шагыйрә Резеда Гобәева аларның мөнәсәбәтләрен ике иҗат кешесенең бер-берсен яратуы гына түгел, ә татар сәнгатен үстерүгә юнәлгән уртак максат та берләштерүен ассызыклады. Газиз Айдарский Сара Садыйкованың сәләтен ачарга, үстерергә ярдәм иткән. Алар өчен мәхәббәт шәхси хисләр белән генә чикләнмәгән, ә бергәләп театрга, татар сәнгатенә хезмәт итүгә дә көч биргән. Концертта бу тарихның чагылыш табуы Сара апаның иҗади язмышын тагын да тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.

Сара апаның җырлары бу кичтә яңадан, яшь башкаручылар тавышында яңгырады. Сәхнәдә танылган җырчылар, музыкантлар, Казан музыка көллиятенең татар хоры һәм «Каyef studio» оркестры чыгыш ясады. Оркестрның бу кичәдә катнашуы аеруча символик мәгънәгә ия: моннан ике дистә ел чамасы элек Сара Садыйкованың туган авылы Тутайда музее ачылганда да әлеге музыкантлар уйнаган булган. Шулай итеп, үткән белән бүгенге көн арасында тагын бер җылы бәйләнеш барлыкка килгән.

Кичәдә яңгыраган җырлар тамашачыларга Сара Садыйкова иҗатының бүген дә актуаль булуын искәртте. Аның моңнары төрле буын кешеләрен берләштерә, күңелләрдә матур хатирәләр уята, яшь башкаручыларга илһам бирә. «Калеб»нең бу проекты да нәкъ шуны күрсәтте: милли сәнгатькә мәхәббәт аны яңадан ачарга, яшьләр тавышында яңгыратырга һәм киләчәккә тапшырырга ярдәм итә.

Концертның тагын бер әһәмиятле ягы – аның игелекле максатка хезмәт итүе. Билет сатудан кергән акча Сара Садыйкованың кызы, танылган балерина Әлфия Айдарскаяга тапшырылачак. Ул Мәскәүдә Сара Садыйкова истәлегенә багышланган концертны оештыруга тотылачак. Әлеге гамәл Сара апаның исемен һәм иҗатын саклау эшенә яшь буынның да үз өлешен кертүен күрсәтә.

Сара Садыйкова исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә кала. Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, композиторга һәйкәлне Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендә урнаштыру планлаштырыла. Аның тирәсендә сквер да булдырылачак. Проектның гомуми бәясе якынча 169 миллион сум тәшкил итә, ә һәйкәлне 2027 елда ачу ниятләнә.

«Калеб»нең өлкән буын сәнгать әһелләренә багышланган «Кайтаваз» концертлары бу юлы да үткән белән бүгенгене тоташтырды. Әмма бу кичәнең үзенчәлеге – яшьләрнең Сара Садыйкова иҗатына яңача карашы гына түгел, ә аның мирасын кадерләп сакларга, киләчәк буыннарга җиткерергә омтылуы да иде. Беренче татар хатын-кыз композиторы буларак күп кенә музыкаль жанрларга юл ачкан, татар җырына кабатланмас моң бүләк иткән Сара апаның иҗаты бүген дә илһамландыра, күңелләрне җылыта.

Сара Садыйкованың моңнары вакытлар аша яңгырый. Ә аның иҗатына яшьләрнең ихтирамы, җырларын яратып башкаруы – бөек шәхесебезнең сәнгатьтәге гомере дәвам итүенә матур дәлил.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ