Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңде

Казан шәһәренең 70 нче мәктәбенең 8 нче сыйныфында укучы Яна Гулина Бөтенроссия конкурсында җиңүгә лаек булды.

Җиңү нәтиҗәсендә укучы «Хыял сәяхәте» отты һәм август-сентябрьдә Мәскәү һәм Владивосток маршруты буенча сәфәргә барачак. Юл уңаенда алар зур шәһәрләрдә тукталышлар ясаячак, анда катнашучыларны экскурсияләр һәм белем бирү программалары көтә.

Быел «Озын тәнәфес» Россиянең 68 төбәгеннән 700 укучыны һәм 30 илдән 193 өлкән сыйныф укучысын берләштерде. Бүләкләү тантанасы «Артек»та узды, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.

 

Казан мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ