Алабуга классик сәнгать яратучылар җыела
«Алабугада җәйге кичләр» музыкаль проект – Алабуганың туристларны җәлеп итә торган иң колачлы проектларының берсе. 4 июль көнне Алабугада танылган музыкант Борис Березовскийның VI Халыкара музыка фестивале старт алды
Фестиваль 4–7 июль көннәрендә тарихи Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Дүрт көн дәвамында музыкаль чара «Яшьләр» стадионында узачак.
Исегезгә төшереп узабыз, фестивальнең сәнгать җитәкчесе — Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский.
Фестивальнең беренче көнендә җитди музыка сөючеләр Россиянең опера җырчысы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Аида Гарифуллина ишетү мөмкинлегенә ия булды. Дөньякүләм танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина чит ил классикасы белән беррәттән Ренат Харис либреттосына Резеда Ахиярова иҗат иткән “Сөембикә” операсыннан ария башкарды.
- “Алабугада җәйге кичләр” фестиваленә чакыргач, бик теләп ризалаштым. Туган республикамда чыгыш ясау – минем өчен зур бәхет һәм горурлык. Биредә бик рәхмәтле тамашачы. Җырларга да рәхәт. Фестивальдә бер әсәрне үз туган телемдә башкарасым килде. Биредә мин туганнарым, якташларым белән күрешәм,– диде җырчы үзе.
Фестивальнең беренче көнендә А.Гарифуллинадан тыш Яр Чаллыдан 9 яшьлек скрипкачы Лука Муромов, Александр Сладковский җитәкчелегендәге Симфоник оркестрга кушылып, Борис Березовский һәм башкалар чыгыш ясады. Программа Александр Пушкин иҗатына багышланган иде.
Проектны оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Алабуга мәдәни мирасын саклау» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Алабуга муниципаль районы.
Автор фотолары
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Яңалыклар
-
Марсель Әхмәтҗанов вафат булган
-
«БДИ – ул җиңел!» онлайн-марафоны башлана
-
“Куркынычсызлык синнән башлана” онлайн-олимпиада старт алды
-
Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премияләрне тапшырдылар
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле
-
Татарстан һәм СПбПУ мәгариф-фән өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтә
-
Мөршидә Кыямова: «Элитар сәнгатькә йөз тотар вакыт җитте»
-
Татарстан мәктәп укучылары экология буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булдылар
-
Арча педколледжы милли проект буенча 13,3 млн сумга ноутбуклар алачак
-
Казан сәхнәсендә “Җәлил” операсы!
-
Татарстанда хатын-кызлар өчен эш көнен кыскарту идеясенә караш
Ишетми калмагыз
Аудиоязмалар
-
Гильм Камай
-
Җәлилнең якын дусты
-
Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"
-
Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"
Комментарийлар