Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Байтирәк» мифик чара узачак

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәти проекты чаралары башланып китә

Гаилә елы уңаеннан  «Байтирәк» («Древо жизни») проекты тормышка ашырыла. Казанның Горький исемендәге паркта Татарстан Республикасы җирле халыкларының туй йолалары һәм балачак йолаларына багышланган ике зур чара оештырылачак.

«Байтирәк» мәгърифәти проектының беренче чарасы 3 июль 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта узачак. Чарада Казан халкы һәм шәһәр кунаклары татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкортларның туй йолалары фрагментлары белән таныша алачак. Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан фольклор коллективлар үзләренең туй йолалары программасы белән таныштырачак. 

Бәйрәм кунаклары төрледән-төрле остахнәләрдә катнаша алачак. Алар арасында: татарларның туй яулыкларын чигү, балчыктан күгәрчен формасында парлы фигуралар эшләү, керәшеннәрнең «тамакса» (түшлек), чуаш орнаменты белән савыт-саба, удмурт һәм мордва күкрәк бизәге, мари саклагычлары, ширкама ясау, агачка уеп бизәк төшерү, ир-ат билбавын үрү, башкорт яулыгы чигү һәм янчык ясау буенча мастер-класслар бар, - дип хәбәр итә проект авторлары.   

Кич дәвамында «ХХ һәм ХXI гасыр фотографлары күзлегеннән Идел буе халыкларының туй йолалары» фотокүргәзмәсе эшләячәк. «Яучыда кунакта» интерактив мәйданчыгы ялгыз йөрәкләргә парларын табарга ярдәм итәчәк. Бәйрәмнең иң яшь катнашучылары өчен махсус остаханәләр эшләячәк, бәйрәмнең һәр кунагы истәлекле бүләк белән китә алачак. Теләге булган һәркем татарларның «Кияү пәрәмәче»н әзерләү буенча мастер-класста катнаша һәм самавырдан үлән чәе белән сыйлана алачак. Туй йолаларына багышланган чара кияүләр һәм кәләшләр парады белән тәмамланыр дип планлаштырыла. 

Концерт мәйданчыгында Казан шәһәренең «Риваять» төрки-татар этно-төркеме, Казан шәһәренең «Красная горка» ансамбле, Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы, Чебоксар шәһәренең «Уяв» халык фольклор ансамбле, Марий Эл Республикасы Куженер районының «Мурсескем» халык фольклор ансамбле, Ижевск шәһәренең «Азвесям» эксперименталь триосы, халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты Мария Стуклова, Казан шәһәренең «Пизёлне» мордва халык фольклор ансамбле, Казан шәһәренең «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен халык фольклор ансамбле, Казан шәһәренең «Залесный» мәдәният үзәгенең «Аҡ тирәк» җыр театры һәм Түбән Кама шәһәренең курайчысы Гали Хәсәнов чыгыш ясаячак. 

Белешмә:
 «Байтирәк» проекты 2022 елдан Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын –берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, рус, башкорт, мари, удмурт, мордва, чуашларның дини ышануларының һәм менталитетының аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул байтирәк, башкортларда – нәҫел ағасы, мариларда – тукымвож, удмуртларда – дунне писпу, мордваларда – шувто ине, чуашларда – пурнӑҫ йывӑҫҫи. 

Фото: Казан Мэриясе сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ