Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәп укучылары Казахстан халыкара турнирында алтын медаль яулады

28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казахстанның Алма -Ата шәһәрендә химик ярышлар буенча «National Chemical Battles 2025» II Халыкара турнирының йомгаклау этабы узды.

Татарстан Республикасын түбәндәге яшь химиклар тәкъдим итте:

Регина Гыйзәтуллина, Казан ш. 131 нче лицее;
Никита Гомыжов, Казан ш. 131 нче лицее;
Эльза Шәмсетдинова, Казан ш. 131 нче лицее;
Камил Мастюков, Казан ш. 2 нче лицей-интернаты.
Татарстан командасы, турнирда югары нәтиҗәләр күрсәтеп, алтын медальләр яулады.

Җиңүчеләр Әл-Фараби исемендәге Казах милли университетында фәнни стажировка узу мөмкинлеге, шулай ук Satbayev University грантларына ия булды.

Команда җитәкчеләре – Татарстан Республикасы җыелма командасы тренеры Курамшин Булат Камил улы һәм КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей лаборанты Хәсәншина Лия Илгиз кызы.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ