Музыкаль тәрбия – мөһим тәрбия
Татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр – музыкаль драмага нигез салган композитор Салих Сәйдәшев шәхесенә җитди игътибар биреләме? Гомумән, татар мохитендә музыкаль тәрбия торышы ни дәрәҗәдә? Бу хакта «Туфан самавыры» тапшыруында Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев белән сөйләштек.
«Кави-Сәрвәр» әсәреннән соң тормышым тулаем татар музыкасы, сәнгате белән нык бәйләнде. Салих Сәйдәшев музее мөдире итеп билгеләнгәч, татар сәнгате әһелләре белән тагын да тыгызрак элемтәдә яши башладым. «Кави-Сәрвәр» либреттосын иҗат иткәндә танышкан күренекле шәхесләр – хәзер инде музеебызның даими кунаклары да.
Казанда Салих Сәйдәшев музее 1993 елда ачыла. Һәм беренче авангард музей буларак таныла. Бу бина – артистларның элеккеге тулай торагы. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры янында. Ул бинада элек-электән татар театры артистлары гына түгел, ә тулаем театр эшчеләре гомер иткән. Иҗат белән сугарылган йорт. Аны музейга килгән һәрбер кунак тоя. Сәйдәшебез шунда яшәп иҗат иткән.
2017 елда биредә капиталь төзекләндерү үткәрелә. Хәзер музей рәсми рәвештә ябык булса да, без һәрвакыт чаралар оештырып торабыз. Хәзерге вакытта музеебыз музыкаль салонында Гыйләҗетдин Сәйфуллин исемле атаклы музыкант һәм татар музыкасын популярлаштыруга зур өлеш керткән шәхескә багышланган күргәзмә эшли. Салих Сәйдәшев музее дип аталсак та, аның мирасы белән генә чикләнмибез. Без, гомумән, татар музыкасы турында сүз, пропаганда алып барабыз.
Композиторның шәхси әйберләре күп сакланмаган. Аның ноталы иҗатының шактые, үзе исән чагында ук, гаип булган. Заманында театр өчен музыка язган, ә аны «переписчиклар» күчереп музыкантларга өләшә, ә төп нөсхә каядыр югала. Дөрес, музейның фәнни хезмәткәрләре композиторның бастырылмаган әсәрләрен шушы «переписчиклар»дан тапканнары бар. Тик бу – сирәк хәл. Радиокомитет таркалгач та, бик күп хезмәтләре юкка чыга. Бу проблема Сәйдәшкә генә хас булмаган...
Иң кадерлесе – маэстро уйнаган пианино. Өченче хатыны Асия ханым Казакова бүләк иткән, ул сугыштан соң Германиядән кайтарылган. Композиторның утырып иҗат иткән урындыгы һәм дирижёр таякчыгы бар. Ул таякны ул үз куллары белән ясаган була. Истәлекләрдән күренгәнчә, бер концертта ул дирижёр таякчыгын югалткан да, оркестрның чыгышы алдыннан, тиз генә агач кисәгеннән үз куллары белән юнып өлгергән... Биредә шулай ук Сәйдәшевнең Бакый Урманче ясаган бюсты да саклана. Яңартылган экспозиция ясалып төгәлләнгәч, музейга килгән һәр кунакны атаклы композитор «үзе күзәтеп торачак».
Сәйдәшевнең Сөембикә ханбикәгә багышланган әсәре дә булган. Бу хакта белүчеләр дә аз. 1920 елларда «Сөембикә» спектакле сәхнәләштерелгән була. Ләкин спектакль озак бармый, чөнки Совет идеологиясе таләпләренә туры килми. Шулай музыка да юкка чыга. Безнең фәнни хезмәткәрләр, радиокомитет таркалганнан соң, чүплеккә ташланган язулар арасыннан «Сөембикә ханбикә» әсәреннән «Каршылау маршы»н табалар! Анда «из спектакля Ханбике» дип язылган. «Ил» әсәреннән универтюра югалган иде, шулай ук музей хезмәткәрләре аны да табуга ирешкән.
Әле безгә бу композиторны ачасы да ачасы! Әмма яшь галимнәр, әйтик, музыка уку йортларында аның мирасы белән кызыксынучылар бар дип әйтә алмыйм. Фәнни кулланышта күренми. Гомумән, укыту программаларында татар музыкасына тиешенчә вакыт та бирелми.
Сәйдәшевнең Мөхәммәдиядә белем алуы тәэсир итми калмаган. Адәм баласы рухи яктан камил булсын өчен, ул төрле яктан гыйлем тупларга тиеш. Мәгърифәтле булу – һәрвакыт күркәм гадәт. Композитор дини көйләрне дә үз музыкасында кулланган. Совет композиторы буларак танылу алса да, ул үзенең атаклы «Зәңгәр шәл»ендәге бер күренешендә, авыл халкы ишанга күчтәнәчләр алып килгәндә, әбиләрне «җырлата». Менә ул әбиләрнең көе – «Бәдәвам» көенә нигезләнгән. Аны үз заманында шәкертләр, дини китапларны өйрәнгән кебек, көйләп ятлаган. Истә калсын өчен, махсус шулай эшләгәннәр. «Зәңгәр шәл»дә «Бәдәвам» көен кулланган, әмма ул аны азрак үзгәрткән. (Тоташ барган көйне кисәкләргә бүлгәләгән һәм юмор белән кулланган.) Шундый сәнгати чишелеш табып, дини кешене музыка аша күрсәткән.
Сәйдәшнең туганнары белән элемтәдә. Без ел саен декабрь аенда Сәйдәш марафоны уздырабыз. Марафон чаралары вакытында да туганнары белән очрашабыз. Композитор тормышына зур йогынты ясаган шәхес – Шиһаб Әхмәров. Ул – Габдулла Тукайның дусты. Шиһаб Әхмәровның дәвамчылары Кызыл Байрак авылында гомер итә. Җәй айларында Сәйдәшев ул авылда ял итәргә яраткан. Алар белән дә, оныклары белән дә җылы мөнәсәбәттә торабыз.
Татарлардан беренче буларак музыка училищесына укырга кергәнче, ул гап-гади шәһәр малае була. Мансур Мозаффаров белән дуслар, бер тирәдә яшәгәннәр. Теплоходның өченче классына билет алып, кача-поса беренчесенә кереп, пианино уйнарга омтылганнар... Ә инде 14 яшендә училищега кергәч, Салих бик нык үзгәрә. Күбәләкле костюм киеп йөри башлый. Мөгаен, шул вакытта үзенә йөкләнгән миссияне тойгандыр. Салих Сәйдәшевнең әтисе ягыннан туганнары сәүдәгәрләр булган һәм егетнең музыка юлыннан китүенә каршы төшкәннәр, чөнки ул вакытта музыка белән шөгыльләнү дәрәҗә саналмаган. Әмма музыкага гашыйк егетнең умыртка баганасы, мәсләге нык булган.
Ничек кенә сәләтле яки талантлы булсаң да, беренче чиратта барыбер тырышырга, хезмәт куярга кирәк. Сәйдәш тә училищеда уку белән генә чикләнмәгән, тормыш сабагы да алган. Армиягә киткәч тә, андагы хәрби музыкантлардан төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә. Кинотеатрларда тапер булып эшли. Монда инде ул импровизация ясаган, ягъни бернинди нотасыз уйнаган. Экранда барган вакыйганы тоеп алып, шул ук мизгелдә музыканы уйлап чыгарып башкарган.
Бездә музыкаль тәрбия аксый. Элек, без укыганда, аңа игътибар күбрәк бирелә иде. Балалар татар халык уен кораллары: кылкубыз, думбра, курай, әкәрин, гармун һ.б.ны белеп, күреп, татар аһәңен тоеп үсәргә, шулай ук данлыклы сәнгатькәрләрнең исемнәрен генә түгел, ә аларның бай мирасын да белеп үсәргә тиеш!
Быел без Сәйдәшев музыкасы белән таныштыра торган проект булдырырга ниятлибез. Хәзер шәхсән үзебез төрле лекцияләр укыйбыз, төрле аудиторияләрдә татарның музыка уен кораллары белән таныштырабыз, мастер-класслар оештырабыз. Композиторның моңарчы яңгырамаган яисә күптән ишетелмәгән әсәрләрен өр-яңадан музыкантлар белән яздырып, мәктәпләргә йөрергә исәп тотабыз. Әлеге музыкаль мирасны яшь инсаннар белеп үсәргә хокуклы.
Җәй айларында «Сәйдәш урамга чакыра» дигән 5 урында уза торган музыкаль театральләштерелгән променад гамәлгә ашырыла. Променадта күрсәтелгән вакыйгалар 1922 елда башлана. Бу елны Салих Сәйдәшев Казанга кайта һәм татар театрында эшли башлый. Драматург Кәрим Тинчурин белән уңышлы тандем, триумфлар, мәхәббәт, гаилә, балалар... Проектта Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары да катнаша. Биредә композиторның яшәеше, иҗат юлы, дуслары, якыннарына булган мөнәсәбәте турында сүз бара. Бу формат – Сәйдәшев калдырган мирасны, аның тормыш юлын башка яктан ачу өчен бик уңайлы чара.
Гүзәл Закирова фотосы





Комментарийлар