Банкротлар саны арта
Соңгы елларда Россиядә банкротлар саны арта бара. Узга ел 568 мең кеше суд карары буенча банкротлыкка чыккан. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 31,5 процентка артык дигән сүз.
РФ законнары буенча кредит бирүче оешмалар алдында үз бурычларын кайтара алмаган һәр кешенең банкротлыкка чыгарга хокукы бар. Әмма хокук сагында торучылар да кредит бирүче оешмалар мәнфәгатен якламый булдыра алмый, закон каршында һәркем бер дәрәҗәдә.
«Әгәр кредит алучы, кредиторларга булган бурычын кайтарудан читләшеп, үзен ясалма рәвештә банкротлыкка чыгара икән, аны хокук бозуда гаепләргә мөмкиннәр. Кредиторлар бурычлының соңгы өч елдагы милек сату белән бәйле килешүләренә дә дәгъва белдерә ала. Гражданин суд карары белән банкрот дип танылган очракта да, кредитор алдындагы төп бурычын түләүдән азат ителми», – дип белдерде Татарстан юстиция министры урынбасары Максим Боровков«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Солтан Исхаков фотосы.





Комментарийлар