Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар MAXка күчте

Россиядә МАХ милли мессенджерына беренчеләрдән булып мәгариф тармагында эшләүчеләр күчте. Татарстанда бүгенге көндә MAXта теркәлгән 1,5 млн кешенең 539 меңе мәгариф системасы белән бәйле.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренә караганда, әлеге мессенджерга теркәлгән  кешеләр 1377 мәгариф идарәләре, 43 260  мәгариф оешмалары, 329 234  мәктәпләр, 75 284  урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм 89 852  балалар бакчалары өлешенә туры килә.  MAXта ачылган мәктәп каналлары күләме 1333 кә җиткән, аларга язылучылар 450 меңгә якынлашып килә. Республикабыздагы 45 югары уку йортының һәммәсендә дә  MAXта үз каналлары, чатлары бар.  

Алга таба МАХ кушымтасында  студентларның  санлы IDын булдырырга ниятлиләр. Санлы ID « Дәүләт хезмәтләре» мәгълүматлары нигезендә төзелгән OR-кодтан гыйбарәт. Электрон студент билеты, зачет кенәгәсе дә шунда булачак. Татарстанда MAX милли мессенджеры укытучылар, укучылар һәм ата-аналарны даберләштергән.

Шунысын да әйтик: Россиядә 89 млн кеше хәзер МАХтан файдалана, шул исәптән 22,3 миллионы  аккаунтларын «Дәүләт хезмәтләре»нә бәйләгән, 5.5 миллионы санлы IDдан файдалана. 

Фото: Гүзәл Закирова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ