Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Ел укытучысы – 2026» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Казан ратушасында «Казанның Ел укытучысы – 2026» шәһәр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурска шәһәр мәктәпләреннән 381 педагог гариза биргән.

Бүләкләрне җиңүчеләргә Казан мэры Ильсур Метшин тапшырды. Ул укытучыларга мөрәҗәгать итеп, аларның шәһәр мәгарифен үстерүдәге ролен билгеләп үтте.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, педагоглар заманча алымнар кулланып уку-укыту системасын алга этәрә, балаларга белем биреп кенә калмыйча, аларны традицион кыйммәтләр нигезендә тәрбияли дә.

Бәйге нәтиҗәләре 11 номинация буенча билгеләнде. Алар арасында «Фән укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют», «Педагог-ветеран», «Инклюзив педагогика остасы», «Кеше тәрбияләү», «Балаларга йөрәк җылысын бирүче педагог», «Педагог-психолог», «Ватанны саклау нигезләре укытучысы», «Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе» һәм «Ел тәрбиячесе» номинацияләре бар.

Конкурс сынаулары нәтиҗәсендә 47 педагог җиңүче һәм призер булды. Аларга 15 меңнән 150 мең сумга кадәр акчалата премияләр тапшырылды.

Бәйгенең төп бүләге – «Казанның Ел укытучысы – 2026» исеме – 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 26 яшьлек Илья Тарасовка бирелде. Ул педагогика өлкәсендә алты ел эшли.

Бу вакыт эчендә ул берничә әдәби җыентык авторы буларак танылды, РФ Президентының яшь сәнгать әһелләренә ярдәм стипендиясе лауреаты булды, концерт программалары һәм спектакльләр өчен сценарийлар язды, шулай ук берничә фильм төшерде.

Илья Тарасов сүзләренчә, ул дәресләрдә иҗади алымнар кулланып, укучыларның шәхси үсешенә һәм сәләтләрен ачуга ярдәм итәргә тырыша. «Бу бәйгедә җиңү яулау – минем өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык», – дип билгеләп үтте укытучы.

Фото: «Татар-информ» 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ