Сигезенче сыйныф укучысы – халыкара олимпиада җиңүчесе
Казан инженерия лицееның сигезенче сыйныф укучысы ясалма фәһем буенча «Иннополис Опен» халыкара олимпиадасында җиңү яулаган.
Акыл ярышында барлыгы 902 мәктәп укучысы катнашкан. Финалга Россиянең 20 төбәгеннән 7–11 нче сыйныфында укучы 60 бала чыккан. Олимпиаданың ике сайлап алу этабы онлайн форматта, соңгысы Иннополис Университетында үткәрелгән, дип хәбәр итә оештыручылар. Абсолют җиңүче – Казан шәһәре «Инженер үзәге лицее»ның 8 нче сыйныф укучысы Арслан Галиев. Ул киләсе көндәшенә караганда 35 баллны күбрәк җыйган. Арслан Иннополис Университетына керү мөмкинлеген ала.





Комментарийлар