Логотип Магариф уку
Цитата:

КАИ студентлары робот уйлап тапкан

Татарстан студентлары сөйләмендә тоткарлыклар булган балаларны реабилитацияләү өчен робот уйлап тапкан

Казан авиация институты студентлары, «Хезмәт итәргә өйрәтү» федераль программасында катнашып, сөйләм үсешендә тоткарлыклары булган балаларга ярдәм итү өчен махсус робот уйлап тапкан. «Вертолётлар төзелеше эзләреннән» квест форматында белем бирүче экскурсия, «Мы с Вами!» чат боты та ‒ аларның хезмәт җимеше.

Студентлар катнашкан федераль программа «Яшьләр һәм балалар» проекты максатларын күз алдында тота һәм киләсе уку елыннан ул югары сыйныф укучыларының «Шәхси проект» дип аталган яңа дәрес эчтәлегенә кертеләчәк. Бу исә «Хезмәт итәргә өйрәтү» программасы республика вузларында уңышлы гамәлгә ашырылуына дәлил. Казан авиация институты студентларының эшчәнлеге – моңа ачык мисал.

Уку йортының икътисади теория һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы җитәкчесе, икътисади фәннәр кандидаты, доцент Гөлнара Мостафина билгеләп үткәнчә, мондый программалар укучыларга гражданлык позициясен ныгытырга, җәмгыятькә ярдәм итәргә, үз шәһәрен, илен социаль юнәлештә үстерергә ярдәм итәчәк.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ