Финанс куркынычсызлыгы буенча халыкара олимпиадага теркәлү башланды
«Содружество» платформасында VI Халыкара финанс куркынычсызлыгы олимпиадасының сайлап алу этабының беренче турына теркәлү башланды.
Олимпиаданы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Федераль финанс мониторингы хезмәте оештыра. Интеллектуаль ярыш «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында үткәрелә.
Олимпиадада 8–10 нчы сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 1–2 нче курс студентлары, шулай ук Россия һәм чит ил вузлары студентлары катнаша ала.
Сайлап алу этабының беренче туры индивидуаль график буенча узачак. Беренче һәм икенче тур биремнәрен уңышлы үтәгән катнашучылар квалификация һәм финал этапларында көч сынаша алачак.
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары Россия вузларына укырга кергәндә өстенлекләр алачак. Шулай ук Росфинмониторинг, Россия банкы, ПСБ банкы һәм илнең башка финанс оешмаларында практика һәм стажировка узу мөмкинлегенә ия булачак.
Үткәрү вакыты:
- теркәлү — 2026 елның 14 мартына кадәр;
- сайлап алу этабының беренче туры — 14–17 март;
- икенче тур — 19–21 апрель.
Фото: олимпиада сайты





Комментарийлар