Татарстанда укучыларның Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының төбәк этабына йомгак ясалды
Татарстан Республикасында Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабына һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этапларына нәтиҗә ясалды.
Бу чорда укучылар өчен 24 фәннән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, химия, инглиз теле, математика, физика, информатика буенча «Олимпка юл», Туган тел (рус булмаган) мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, туган тел һәм әдәбият (чуваш, удмурт, мари, башкорт, мордва телләре), туган телдә белем алучы мәктәпләр өчен Туган тел һәм әдәбият (татар) һәм рус телендә белем алучы мәктәпләр өчен татар теле һәм әдәбияты, рус телендә белем алучы мәктәпләр өчен рус телле укучылар өчен татар теле буенча, Татарстан геологиясе һәм татар халкы тарихы буенча олимпиадалар үтте.
Олимпиадаларда республиканың төрле районнарыннан 12 558 укучы катнашты. 6 000 нән артык укучы җиңүче һәм призер булды.
Катнашучыларның эшләренә 500 дән артык белгеч кергән абруйлы жюри бәя бирде. Алар – югары уку йортлары укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләре (фәннәр кандидаты һәм докторлары), урта һөнәри белем бирү үчреждениеләре укытучылары һәм педагоглары, өстәмә белем бирү оешмалары вәкилләре, шулай ук узган еллардагы Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче студентлар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы жюрига,укучыларны әзерләгән остазларга, шулай ук максатларына ирешүдә тырышлыклары өчен балаларның үзләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Алда Татарстан укучылары сынауларның яңа этабын көтә. Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы 14 мартта башлана һәм 3 майга кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез.





Комментарийлар