Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшәү рәхәт җирдә!

Яшәүнең, якыннарыңның, туганнар һәм дусларның кадере тагын да арткан көннәр.

Тормыш безне шулай һәр көннең кадерен белергә, бераз гына булса бер-беребезгә карата игелекле һәм иманлы булырга һәм дә җебемәскә, көчле булырга, бер Ходаебызны онытмаска этәрә торгандыр! Ә яши белеп яшәгәндә җирдә яшәү шундый рәхәт!

Яшәү рәхәт җирдә хәтта
Без уйлаганнан да бик күпкә.
Матур диеп гөлгә үрелгәндә
Юлыксак та кайчак без чүпкә.

Юлны кайчак кара мәче киссә
Йә буш чиләк чыкса каршыга.
Бар дөньяга көлеп-елмаеп без
Юрыйк әле бары яхшыга.

Әгәр инде татлы хыялларың
Җимерелсә яки ватылса,
Йә булмаса тормыш күгеңдәге
Таң йолдызың кинәт атылса.

Дустың сатса, юлларың буталса,
Рәнҗетсәләр керсез җаныңны
Йә булмаса авыр сүзләр белән
Чуалтсалар синең аңыңны.

Йә булмаса чап-чалт аяз көнне
Яңгыр явып китсә чылатып,
Яки синең өзелеп сөйгән кешең
Бер тәм тапса сине елатып, –

Син бирешә күрмә, күкрәгеңдә
Ярсып типкән чакта йөрәгең,
Юк, кирәкмим, димә, бу дөньяда
Бар бит әле синең кирәгең.

Кемдер мохтаҗ синең назлы сүзгә,
Кемдер мохтаҗ йөрәк җылыңа.
Ышан миңа, кемдер исемеңне
Кушып җырлый һаман җырына.

Син онытма: җирдә яшәү рәхәт
Без уйлаганнан да бик күпкә.
Син сыгылма, гөлгә үреләм дип
Юлыксаң да кайчак син чүпкә...

Гөлүсә Шаһбан

#һәркемгәбәхеттелим #тынычбулсындөньялар

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ