Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан яшүсмерләре «БиЮ» кичәсендә милли мотивлар белән диджей-сетлар уйнаячак

«УРАМ» экстрим-паркында якшәмбе, 28 июльдә, «БиЮ» күңел ачу кичәсе узачак. Чара кунакларын диджей-сетлар, бадминтон турниры, мастер-класслар һәм команда уеннары көтә.

Кичәнең төп вакыйгасы күптән түгел диджеинг курсларын узган яшүсмерләр чыгышы булачак. Балалар үзләренең беренче чыгышларын милли мотивлар белән уйнаячак.

Бадминтон буенча турнир 18:00 сәгатьтә башлана, өч кешелек командалар катнаша ала. Капитанга, команда, катнашучыларны һәм аларның яшен күрсәтеп, телеграм аша хәбәр җибәрергә кирәк. Турнир кагыйдәләре сылтама буенча урнаштырылган.

"БиЮ" кичәсе кунагы булу өчен, бушлай теркәлү узарга кирәк.

Башлана -17: 00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

 

Казан мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ