Логотип Магариф уку
Цитата:

«Матбугат йорты» БРИКСка әзерләнә

Казанның Бауман урамындагы «Матбугат йорты» Татарстанның мәдәни мирас корылмалары исемлегендә исәпләнә...

Узган гасырның 30 нчы елларында   конструктивизм стилендә төзелгән бу бинада  төрле елларда Татарстан китап нәшрияты, Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы, газета-журналлар редакциясе, китап кибете, язучыларның Г.Тукай исемендәге клубы эшләп килде. 


Бу бинаның халык яратып өлгергән җәяүлеләр урамында урнашканлыгы аны югары класслы кунакханә буларак та файдаланырга мөмкинлек бирә. Мәдәни мирас корылмаларын саклау буенча Татарстан дәүләт комитеты хәбәреннән күренгәнчә, быел узачак БРИКС саммитына әзерлек кысаларында «Матбугат йорты»н ремонтлау каралган. Бу бинада данлыклы «Ногай» кунакханәсе урнашкан, быел анда югары класслы, ике бүлмәле люкс тибындагы бүлмәләр,  президент номерлары, конференц-зал һәм китапханә  пәйда булачак. Шулай итеп, ул 4 йолдызлы отель таләпләренә  җавап бирәчәк.


Яңартылган кунакханәдә БРИКС саммитында катнашачак делегацияләрнең берсе яшәячәк. Элегрәк хәбәр иткәнчә, саммит  кунакларының күпчелеге өчен Казандагы Миллениум күпере янәшәсендә кунакханәләр комплексы төзелә башлады.


 Альберт САБИР

Фото архивтан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ