Логотип Магариф уку
Цитата:

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына акчалата ярдәм

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 18 яше тулмаган һәр баласына Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча түләнә.

Махсус хәрби операциядә катнашкан һәм яу кырында һәлак булганнарның гаиләләренә Татарстанда  адреслы социаль, медицина, психологик ярдәм күрсәтү эше алып барыла.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, махсус хәрби операциядә катнашучыларның 18 яше тулмаган һәр баласына  Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча түләнә.

Моның өчен кирәкле документлар исемлеге:
• паспорт
• бала туу турында таныклык
• бала ата-анасының махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы белешмә 
• пособие  киләчәк банк счеты
• шәхси мәгълүматны эшкәртүгә язмача ризалык
• балага опека билгеләү турындагы документның күчермәләре (опекун билгеләнгән очракта)
• махсус хәрби операциядә катнашучы гражданның яки Татарстан Республикасы территориясендә баланың даими яшәвен раслаучы документ

 

Түләүләргә гариза бирү өчен яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие дә бар, әмма ул СФР Хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие дә каралган, анысы Россия социаль фонды аша түләнә, дип хәбәр итте Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге.

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ